Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

10 сыйныфка кабул итмәгән өчен 200 мең сум штраф

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укучыларны мәктәпкә кабул итү тәртибен аңлатты.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Мәгариф"). Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы адресына килгән ата-аналарның 1 нче һәм 10 нчы сыйныфларга балаларны теркәү буенча мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә министрлык укучыларны мәктәпкә кабул итү тәртибен аңлатты.

Федераль закон нигезендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча белем алырга тиешле балаларны исәпкә алуны, мәктәпләрне муниципаль районның конкрет территорияләренә беркетүне мәгариф идарәләре (бүлекләре) гамәлгә ашыра.

Мәктәп беркетелгән территориядә яшәүче барлык балаларга да тиешле дәрәҗәдәге төп гомуми белем бирү программалары буенча укырга кабул итүне тәэмин итәргә тиеш.

Мәктәпкә кабул итүдән законсыз баш тарткан өчен административ хокук бозулар турында РФ Кодексы нигезендә вазифаи затларга – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга — 100 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф рәвешендә административ җаваплылык каралган.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: белем бирү