100 еллык тарихы бар бу мәктәпнең...
Ул елларда эшләгән укытучылар исемнәре мәктәп тарихында лаеклы урын алганнар...
1917 елга кадәр барлык татар авылындагы кебек Пыжмара авылында мәчет каршында балаларны укырга-язарга өйрәткәннәр. Пыжмарада исә ике мәчет эшләгән, икесендә дә балаларны гарәпчәгә өйрәткәннәр һәм дин сабаклары укытканнар.
Авылда дөньяви фән нигезләре укытыла башлау 1918 елга туры килә. Беренче мәктәпнеӊ беренче укытучысы билгеле, ул – Гөлсем Муллагалиева. Әмма тормышка чыккач, гаиләсендә аңа укытырга мөмкинлек бирмиләр һәм мәктәп берникадәр вакыт ябылып тора. Аннан соӊ Фатиха Гарипова, Хөснетдин Таҗетдинов, Бари Фатыйхов, Әминә Мөхәммәтжанова, Гыйлембану Кәримова эшләгәннәре билгеле.
1926 елда Пыжмара мәктәбенә Малмыж педагогика училищесын тәмамлаган Закирҗан Беткулов җибәрелә. Укытучылар булып Разия Нәбиева, Ибрай Кәримов, Г.(кызганыч, исеме сакланмаган) Хөснетдинов эшләгәннәр.
1934 елда Советлар Союзында мәктәпләрдә гомуми мәҗбүри 7 еллык белем бирү кертелә башлый. 1940 елда җидееллык итеп үзгәртелгән Пыжмара мәктәбенең беренче директоры Ибраһим Кәримов, завучы Федор Панфилов була.
Сугыш елларында мәктәп директоры булып Зәйнәп Нәҗипова эшли. Ул елларда эшләгән укытучылар Гөлҗиһан Вәлиева, Зөләйха Шакирова, Разия Нәбиева, Анастасия Левашова, Факия Зарипова, Сәгыйдә Панфилова, Елизавета Павлова исемнәре мәктәп тарихында лаеклы урын алганнар.
1950 - 1958 елларда Пыжмара мәктәбе урта белем бирү мәктәбе булып эшли. Сәрдек, Югары Сәрдек, Пукшинер, Дорга, Комзавод, Пархода, Акман авыллары балалары монда килеп укыган. Кызганыч, искә алынган ике авыл инде район картасыннан юкка чыккан. Урта мәктәп директорлары булып Габдулла Әсхәдуллин (1949—1951), Тихон Михайлов (1951—1954), Галимҗан Җиһаншин (1956—1960), завучлар булып Денисова Анастасия, Зарипова Банатлар эшләгәннәр. Ул елларда мәктәпкә югары белемле яшь укытучылар Расил Юлдашев, Р. (кызганыч, исеме билгеле түгел) Юлдашева, Рәхим Абделиев һәм башкалар килә. Алар белән бергә мәктәпнеӊ ныклы терәге булган фронтовик укытучылар – Зөбәер Юнысов, Нәкыйп Гарипов, Гарифҗан Галиевлар укытучылар коллективын туплауда төп көч булып торалар.
1959 нчы елдан мәктәп яӊадан сигезьеллыкка үзгәртелә һәм 70 елларда Гали Сәмигуллин (1960—1962), Галия Мөэминова (1962— 1963), Рәфкать Гайнанов (1963—1970) мәктәп директорлары булып эшлиләр.
1969 елда шушы төбәктәге Сәрдек сигезьеллык мәктәбе ябылып, андагы балалар Пыжмара сигезьеллык мәктәбендә укый башлыйлар. Бу елларда
мәктәптә 330дан артык укучы белем ала, шулардан 130лап укучы интернатта торып укый. 1970 елдан мәктәп директоры итеп билгеләнгән Нурулла ага Вәлиевка үзенеӊ укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Рәйсә Юнысова белән, коллективка таянып, күп четерекле мәсьәләләрне чишәргә туры килә. Катлаулы проблемаларныӊ иӊ олысы – мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыту буенча тиешле кадрларның булмавы. Ниһаять, 1973 елда ерак Рыбинск педучилищесыннан мәктәпкә рус теле һәм әдәбияты укытучылары итеп Валентина Лазарева һәм Светлана Кадина җибәрелә. Шушы вакыттан соң мәктәп һәм укчылар өчен бу четерекле мәсьәлә чишелә. Светлана Сергеевна яхшы рус теле укытучысы булу өстенә мәктәпнең сәнгать эшен җанландыручы да була. Оста баянчы, 70-80 кешелек хор оештырып район сәхнәләрендә чыгыш ясыйлар. Соӊыннан шушы мәктәп укытучысы Мөдәррис Закиров белән тормыш корып, хезмәт юлларын Салавыч мәктәбендә дәвам итеп, һәр икесе дә ата-аналарның тирән ихтирамын яуладылар.
Мәктәпнең хәзерге бинасы 1977 елда файдалануга тапшырыла. Укытучылар һәм укучылар, ата-аналар төзелешкә якыннан ярдәм итәләр, һәркем бу үзебезгә булачак уку йорты, дип тырыша. 1981—1984 елларда мәктәп директоры булып Хәмит Хәсәнов эшли. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, киӊ фикерле, яӊалыкка омтылучы бу шәхес җитәкчелек иткән чор мәктәпнеӊ тарихында да үзгәреш, яӊа үрләргә омтылу чорлары буларак хәтердә саклана. Инициативалы яшь белгечне мәктәптә озак тотмыйлар, район мәгариф бүлеген җитәкләргә куялар. Яӊа урында эшләгән вакытта да Хәмит Хәсәнов Пыжмара мәктәбенә бик уӊай карашта була һәм нәкъ аныӊ тәкъдиме белән, 1984 - 1985 уку елыннан мәктәп урта белем бирү учагы булып эшли башлый. Район партия комитетында тәҗрибә туплаган Юныс Закиров 14 ел – 1984-1998 елларда мәктәпкә җитәкчелек итә. Күмәк хуҗалык идарәсе белән килешеп, бердәмләшеп эшләү мәктәпнеӊ материаль-техник базасын ныгытуга зур ярдәм итә, фәннәрне укыту буенча мәктәп алдынгылар сафында була. Рамил Зәкиев бер уку елы директор булып хезмәт куйганнан соӊ, җитәкче буларак Тәбрик Рәхмәтуллин билгеләнә. 16 ел мәктәп директоры булган Тәбрик Рәхмәтуллин чорында мәктәп бинасына зур капиталь ремонт үткәрү дә, аныӊ статусын үзгәртүне дә узарга туры килә, чөнки 2013 - 2014 уку елында мәктәп Пыжмара төп мәктәбе булып кала. 2015 елдан мәктәп директоры итеп Рәниф Әхәтов билгеләнә.
Пыжмара мәктәбе тарихын 9 нчы сыйныф укучысы Гөлназ ҖӘМИЛЕВА барлады
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев