100 еллык тарихны колачлап
Салавыч авылында беренче балалар бакчасы революциядән соңгы елларда барлыкка килә.
Җәмгыять алдында торган бурычларны үтәр өчен күп төрле оешмалар бар. Аларның нәтиҗәле эшчәнлегенә илнең бүгенге яшәеше турыдан-туры бәйле. Ә балалар бакчалары, мәктәпләр бүгенге бурычларны гына хәл итмичә, киләчәкнең дә нинди булуын билгели. Бу оешмаларның эшчәнлеген тагын бер кат күздән уздыру, аларның тарихын барлау алда торган максатларны тормышка ашыруга әһәмиятле адым булып тора. Күптән түгел зур, матур итеп Салавыч балалар бакчасы үзенең яңа, заманча бинада эшли башлавының 40 еллыгын билгелән узды. Тарихка күз салсак, Салавыч авылында беренче балалар бакчасы революциядән соңгы елларда барлыкка килә, бу 1923 еллар, дип фаразлана. Димәк, бу бакчаның тарихы 100 еллык икән инде.
Юл башы
1926 елларда, хәзерге вакытта Салавыч мәктәбе мастерское янындагы урында, бакчаның аерым бер йортта төпләнеп эшли башлаганы билгеле. Аңарчы балаларны төрле өйләрдә туп-лап, бергә тәрбияләүдә беренче адымнар ясап карала. Ә инде аерым оештырылган балалар бакчасында 120 бала тәрбияләнә, ике генә хезмәткәр эшли. Төп хезмәткәрнең исеме Һәдия Гарифуллина була. Ул үзе ашарга пешерә, үзе җыештыра, үзе балаларны ашатыр өчен ашау таба, үзе аларны тәрбияли. Ул чорда вакытлы оешкан хуҗалыкта балаларны ашату мәсьәләсе иң әһәмиятлеләрдән булган. Шунлыктан, авыл халкы балалар тук, карауда тора дип балалар бакчасына бирергә тырышкан. 120 бала, 240 кул, 240 күз ипиле табакка төбәлгән. Ялвару тулы күзләрне, буш кулларны күрмәс өчен мөдир апа — Һәдия Гарифуллина хәтта читкә китәргә мәҗбүр була.
Икенче агач бакча 1933 елда колхоз канцеляриясендә оештырыла. Мөдир итеп Мөнәвәрә Гыйматдинованы билгелиләр. Аны оста җитәкче иде, дип искә алалар. Колхоз һәм район мәгариф идарәсенә балалар бакчасын ашау белән даими тәэмин итү бурычы йөкләнә. Ул чорда тәрбиячеләр булып Рәйсә апа, Рашидә Кәлимуллина, Язилә Закирова (Дәминова), Фирая Сабирова, Жәмилә Сибгатуллина, музыка җитәкчесе Васыл Зиятдинов эшләгәннәр. Тәрбияче ярдәмчеләре Рәхимә Галимҗанова, Суфия Гайнетдинова, кер юучы Салиха Мөхәрләмова, повар Әминә апа булган. Зөлхәбирә Габдуллина, каравылчы һәм утын әзерләүче Галимулла абый, Тәлгать Зыятдинов хезмәтләре саллы була.
1959 елда яңа мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе — ясле-бакча барлыкка килә. Ата-аналар теләге белән, балалар ике айдан җиде яшькә кадәр тәрбияләнә ала. Бу мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшен оештыруны камилләштерү һәм аерым алганда, кече һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүдә дәвамчанлыкны булдыру белән бәйле була. Уенчыкларны сатып алырга мөмкинчелек булмагач, агач материалларыннан, тукыма кисәкләреннән аны хезмәткәрләр үзләре ясыйлар.
1971-1981 елларда балалар бакчасы мөдире булып Дания Фазылҗанова эшли. Тәрбияче Язилә Гарифуллина, Фәридә Вәлиева, Фәридә Фазылҗанова, кече тәрбиячеләр Гөлфирә Мос-тафина, Флера Сәйфетдинова, повар Навилә Галимуллина, ягып-җылытучы Гашурә Әхмәтҗанова, Шамил Әминов, кер юучы Салиха Мөхәрләмова балаларны тук, җылы, уңайлы шартларда тәрбияләргә зур көч куялар.
Яңа бакча, зур максатлар
1981 елны яшь, югары белемле Халисә Зиатдинова 90 урынга исәпләнгән яңа төзелеп килүче ясле-бакчага мөдир итеп билгеләнә. Данлыклы, орденлы колхоз җитәкчесе Харис Галимуллин алга карап фикер йөртүе белән аерылып тора, яшь буын тәрбияләү ул хуҗалыкның киләчәге икәнен яхшы аңлый. 1983 елда заман таләпләренә җавап биргән проект белән төзелгән бакча тантаналы төстә ачыла. Менә шушы бакча бүгенге балалар бакчасының нигезе, башлангычы була. Ул чорда тәрбиячеләр Дания Фазылҗанова, Фирдия Сәйфетдинова, Фирдания Шәрипҗановна, Энҗе Хәкимова, Гүзәлия Шәрәфиева, Нурзидә Хөрмәтуллина, Сания Латыпова, Фирая Габдрахманова, Фирдания Галимуллина, тәрбияче ярдәмчеләре Флера Сәйфетдинова, Гөлфирә һәм Зөлирә Мостафиналар, Гөлбикә Латыпова, кер юучы Гашүрә Әхмәтҗанова, Гөлҗихан Дәминова, пешерүче Навилә Галимуллина, каравылчы Зәмзәмия Садыкова эшләде. Һәркем тырышлыгы нәтиҗәсендә бакча коллективы районда мактаулы була. Тырыш хезмәте, балалар бакчасы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен Фәридә Вәлиева Зайцев методикасы белән эшләп Россиядә таныла, «Хезмәттәге батырлыгы өчен» медаль иясе була.
1986 елда мөдирлек вазыйфасы Гүзәлия Шәрәфие-вага йөкләнә. Хөрмәткә лаек тәрбиячеләр Дания Фазыл-җанова, Фирдия Сәйфетдинова, Гөлүсә Әсхәдуллина, Энҗе Хәкимова, Вәсилә Хәбибуллина, Сәвия Гөмәрева, музыка җитәкчесе Рафаэль Хәбибуллин, тәрбияче ярдәмчеләре Гөлфирә Мостафина, Гашурә Әхмәтҗанова, Зөлирә Мостафина бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп эшлиләр. Ул чорда кер юучы Шәмсенур Шиһапова, поварлар Нурия һәм Фирдания Зиатдиновалар, хуҗалык эшләренә җаваплы Фирая Габдрахманова, шәфкать туташы Мәдәния Габдрахманова, җылылык операторы Салават Хөснетдинов һәм Габделнур Галимовлар эшли. Гүзәлия Шәрәфиева Балтач районының үзәк балалар бакчасына эшләргә күчкәч, балалар бакчасының мөдире булып Дания Закирҗанова билгеләнә. Балалар бакчасы эшенә яңа үзгәрешләр керә. Җитәкчесе Люция Закирова булган Салавыч урта мәктәбе белән берләшеп, укыту-тәрбия комплексы оештырыла, директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары итеп Гөлзидә Фәйзрахманова куела. Ул 1995-1999 елларда эшли. Аңа алмашка яшь, белемле җитәкче Зөлфия Маннапова килә. Ул еллар тәрбия учакларында информацион технологияләрнең киң куллану чоры булып истә кала. Шушы җаваплы коллективка терәк булып, Зөлфия Мәхмүтовна 13 ел дәвамында балалар бакчасын җитәкләп, хөрмәткә лаек була.
Замана белән бергә
Замана үзгәрә, таләпләр дә, бурычлар да, максатлар да үзгә була. Шушы чорда Салавыч күпппрофильле лицеенда эшләп, тәҗрибә тупларга өлгергән, талантлы инглиз теле укытучысы Лилия Закированы Салавыч балалар бакчасы җитәкчелегенә тәкъдим итәләр. Һәрвакыт яңалыкка омтылучы, хезмәттәшләре белән үз киңәшләрен бүлешүче зирәк, төгәл җитәкче Лилия Ринат кызы килә. Бу бик дөрес адым була. Менә ун ел инде аның җитәкчелегендә бакчаның эшләре гөрләп бара. Кулга-кул тотынып эшләүче тәрбиячеләр Энҗе Мөхәммәдиева, Гөлия Сабир-җанова, Василә Хәбибуллина, Гөлнара Фатыйхова, Чулпан Закирова, Гүзәлия Борһанова, Миләүшә Сәйфелганиева, Гөлия Сәйфетдинова, Лилия Хәбибуллина, Гөлназ Кәлимуллина, музыка житәкчесе Илшат Галимуллин, тәрбияче ярдәмчеләре Зөлирә Габдрахманова, Фәйрүзә Хөрмәтуллина, Салисә Абдуллина, Зинфира Апанова, Гөлнур Фатыйхова, Альбина Нәфыйкова, Нурия Зиатдинова, Алинә Минһаҗева, Алия Габделхакова, Наталья Сабирова, Сиринә Җиһаншина, Рузилә Бариева, поварлар Нурия Зиатдинова, Сәвия Мәгъсүмова, Фәридә Хөрмәтуллина, кер юучы Наилә Шиһапова, хуҗалык эшләренә җаваплы Нурия Габдрахманова, шәфкать туташы Гүзәлия Шәйхиева, каравылчы Фарух Хәсәнов зур бер гаилә булып, тәрбияләнүче балаларга тиешле шартлар тудырып, киләчәккә лаеклы алмаш әзерләү өчен тырышып хезмәт куялар.
2017 елда республика программасы кысаларында Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тырышлыгы, «Татарстан» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Айнур Нотфуллин ярдәме белән капиталь ремонт эшләнелде. Төзелеш, ремонт эшләрен сыйфатлы итеп башкарып чыгуга шушы җирлектән чыккан җитәкче — төзүче Наил Сафиуллинның да өлеше саллы булды. Заманча тәрбия бирү, балачак чорын иң бәхетле итеп истә калдыру өчен балалар бакчасында барлык шартлар да булдырылды. Районыбызга эшлекле сәяхәте барышында Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Салавыч бакчасы белән танышты, башкарылган эшләргә зур бәясен бирде. Бүгенге көндә, заманча шартларда нәни шәхеснең үсеше төрле милли мәдәниятләр, гореф-гадәтләр йогынтысында бара. Бу юнәлештә бакчаның эш нәтиҗәсе республика күләмендә танылды, 2022 елда коллектив «Иң яхшы билингваль бакча» грантын отты.
Салавыч бакча коллективы гаять талантлы, күпкырлы шәхесләрне үзенә туплаган. Моның шулай икәненә юбилей уңаеннан зал тутырып килгән җирлек халкы тагын бер кат инанды. Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» спектаклен сәхнәләштереп, бакча хезмәткәрләре залда утыручыларны көлдерделәр дә, елаттылар да. Бу коллективның эшчәнлеге киләчәктә дә мактаулы булсын, дигән теләктә калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев