Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

100 педагогка 50  меӊ сум күләмендә грант биреләчәк. Алар арасында Балтач укытучылары да бар (+фото)

Туган телдә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тоткан проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.

Бу бәйгенеӊ җиӊүчеләренә – республикада 100 педагогка 50  меӊ сум күләмендә грант биреләчәк. Исемлектә Балтач районы гомуми белем мәгариф оешмалары укытучылары да бар: Норма мәктәбенеӊ башлангыч сыйныф укытучылары  Абдуллина Эльмира Ильфак кызы, Файзрахманова Гөлназ Ильсур кызы, музыка укытучысы Кәримова Фәридә Рәфәгать кызы, Бөрбаш мәктәбенеӊ физика, математика укытучысы Мифтахов Фоат Раиф улы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гобәйдуллин Ранил Мөнир улы, Түнтәр мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы,  Кече Лызи мәктәбенеӊ удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Пчельникова Ольга Мироновна, Карадуган гимназиясенеӊ тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Садыйкҗанов Бәһрәм Әдһәм улы. Укытучыларны бәйгедәге җиӊүләре белән котлыйбыз, җаваплы хезмәтләрендә уӊышлар телибез!

Мәгариф идарәсе методисты Фидания Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X