Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

11 нче сыйныфлар өчен атнага бер көнне бушатырга мөмкиннәр

Россия мәгариф министры Сергей Кравцовка чыгарылыш сыйныфлар өчен “үзлегеңнән белем алу” көне булдырырга тәкъдим итәләр, дип яза russian.rt.com.

Ул бердәм дәүләт имтиханына нәтиҗәлерәк әзерләнү өчен кирәк диләр. Инициатива авторы – прогрессив белем бирү институты директоры Анна Маркс сүзләренчә, БДИга карата елдан-ел арта барган таләпләр аркасында укучылар үз шөгыльләреннән баш тартырга мәҗбүр. Моннан тыш, мәктәптә практик белем бирми һәм формаль характерда булган предметлар да бар, ди ул.

Алар өчен вакыт сарыф кына ителә. Укучыларның 72 проценты бу вакытны имтиханга әзерләнеп уздыру ягында. Шул рәвешле “үзлегеңнән белем алу” көнен профильле булмаган предметлар (тормыш иминлеге нигезләре, астрономия, крайны өйрәнү дәресләре) хакына кертмәкчеләр.   

Бердәм дәүләт имтиханнары узачак көннәр билгеле.

  •     31 майда – географиядән
  •     3 һәм 4 июньдә – рус теленнән
  •     7 июньдә – математикадан
  •     11 июньдә – тарих һәм физика
  •     15 июнь – җәмгыять белеме
  •     18 июнь – биология һәм язма чит тел
  •     21 һәм 22 июнь – телдән чит тел
  •     24 һәм 25 июнь – информатика
  •     28, 29 июнь һәм 2 июль – резерв көннәр.

    Имтиханнарның барысы да сәгать 10.00 да башлана.

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бди егэ 11 сыйныф