Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

13 бала аңын югалткан

Бу хәл мәктәптә линейка вакытында булган.

5 октябрьдә Псков өлкәсендәге бер мәктәптә тантаналы линейка вакытында берьюлы унөч укучы аңын югалткан. Хәзерге вакытта алар дәваханәдә, өчесе авыр хәлдә. Бу хакта өлкәнең Telegram-каналында хәбәр ителә.

Төрле яшьтәге балалар төрле сыйныфларда укый. Хәзер аларның торышын табиблар күзәтә. Төбәк мәгариф комитеты рәисе Александр Седунов һәр баладан анализ алынуы турында сөйләгән. Мәктәп директоры Наталья Демиховская фикеренчә, укучылар эссе сугу аркасында аңын югалткан, чөнки дүшәмбе, 5 октябрьдә, биредә эсселек 18 градус булган.

Шул ук вакытта мәгариф учреждениесе җитәкчесе табибларның бәяләмәләрен көтәргә чакырган. Өч бала авыр хәлдә, калганнары уртача авырлыкта кала, дип яза Кызыл таң.

 

Фотр: mk.ru

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп бала авырый