Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

14 яшьлек абитуриентны КФУга түләүсез укуга кабул итмәгәннәр

Лина Мөхәммәтҗанова “Лингвистика” юнәлешендә контракт формасында укып имтихан нәтиҗәләре буенча 247 балл җыйган.

(Казан, 22 август, “Татар-информ”). 14 яшьлек абитуриент кыз Лина Мөхәммәтҗанованы КФУда “бюджетта” укуга БДИдан баллары җитмәү сәбәпле кабул итмәгәннәр. Бу хакта агентлыкка университет матбугат хезмәтендә КФУның кабул итү комиссиясе җаваплы сәркатибе Олег Бодровка сылтама белән хәбәр иттеләр.

“Лина Мөхәммәтҗанова 15 августтагы приказ нигезендә үзе баштан ук омтылган юнәлешкә кабул ителде. “Лингвистика”га баллар шактый югары. Аның баллары бюджетта укуга кабул ителүгә җитмәде”, - дип сөйләгән Олег Бодров. – Сүз аның үзлектән укыган предметлар буенча имтиханнарны югары балларга тапшыру турында барды. Бу бик катлаулы. Шулай булуга да карамастан, 14 яшьлек бала өчен 247 балл җыю – яхшы күрсәткеч. Лина Казан федераль университетының иң яхшы студентлар сафында булыр дип уйлыйм”.

Лина КФУның Халыкара багланышлар институтына көндезге укуга 15 августтагы приказ нигезендә кабул ителде, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Агентлыкка алдан хәбәр итүләренчә, Лина Мөхәммәтҗанова Казандагы 122нче гимназиядә укыган. Аннан соң Санкт-Петербургтагы 162нче мәгариф үзәгенә күчкән һәм дистанцион формада укып, аны 13 яшьтә экстерн рәвештә тәмамлаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент