Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

17 көн калды

Белем көненә нәкъ менә 17 көн генә вакыт калып бара. Мәктәпкә барырга ашкынган балаларга вирус киртә булмасмы?

Әле генә дистанцион укуны тәмамлап, өйләрдә генә кыңгырау чыңлатып, җәйге каникулларны башлап җибәргән идек. Тик инде укырга да өч атнадан кимрәк вакыт калып бара. Быелгы ел нинди булыр? Янәдән өйдә генә экран каршында белем алырмы балаларыбыз, әллә инде саклык чаралары кулланып мәктәпләргә барырлармы?

Татарстанның мәгариф министры Рафис Борһанов журналистларга: 1 сентябрьдә 1сыйныфтан башлап 11нчеләргә кадәр – барыбыз да укырга барырга әзерләнәбез. Бөтен санитар таләпләр үтәләчәк. Барыбызга да бу вирус белән яшәргә һәм укырга өйрәнергә кирәк булачак. Тынычланырга ярамый. Без, гомумән, су басса да, кар яуса – бөтен очракка да әзер булырга тиеш”, дип белдерде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юнысовнага көн кадагында торган әлеге сорау белән мөрәҗәгать иттек. Ул мәктәпләрдә укулар тиешенчә башланачак, дип белдерде һәм бүгенге көндә районыбыздагы бөтен мәктәпләрнең дә балаларны кабул итәргә әзер икәнен искәртеп үтте. Агымдагы елда районыбызда мәктәп бусагасын тәүге тапкыр 430 бала атлап керәчәк, ә гомумән, 3811 укучы  белем алачак. Узган ел белән чагыштырып карасак, 2019 елда 3729 укучы булган.

Ахыргача, мәктәпләрдә укулар булыр дигән ышаныч күпчелек әти-әниләрдә булмау сәбәпле, укырга кирәк кирәк-яраклар, киемнәр туплау да әлегә пассиврак бара. Моны без әти-әниләрнең үзләре белән дә аралашып белдек.  Балтачта яшәүче дүрт бала әнисе Резеда Мөҗипова: “Әле әйберләр алмадык диярлек. Канцтоварлар узган елгыдан запас белән калды. Шуңа да быел киемнәр генә аласы бар, аларын да Казаннан барып алабыз, анда сыйфат ягы да уңаерак, сайлау мөмкинлеге дә киңрәк”, дип үз фикерен белдерде. Таузар авылында яшәүче, ике кызлары Карадуган гимназиясендә белем алучы Ильмира Галиәхмәтова канцтоварларга бәя артмауны искәртеп узды. Кибетләрдә балалар белән дә йөрмәдем, видеога төшереп үзләренә җибәрдем дә, алар ошады дигәнен генә алдым. Киемнәргә тотынмаган да әле, чөнки базарларда әлегә сайлап алырга товарлар аз, шуңа берәр атна сабыр итәргә булдым, диде әңгәмәдәшем. Ә менә балалары беренче сыйныфка баручылар өчен бик чыгымлы чор инде бу, башка сыйныфларга барганда әйбер бермә-бер кимрәк кирәк. Моны инде үз балам мәктәп укучысы булганнан да чыгып әйтәм. Ә тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүчеләр кимендә ун меңлек әйбер алырга мәҗбүрләр. Беренче кызларын белем иленә озатучы Нурзидә Гайнанова әлегә мәктәп формасы, блузка, эчке һәм урамда кия торган аяк киеме, рюкзак кына алдык, алары гына да җиде меңгә якын булды, диде.

Өч атнадан кимрәк вакыт күз ачып йомганчы үтеп китәр, сагынып көтеп алган уку елын яраткан мәктәпләрдә, хөрмәтле укытучыларыбыз янәшәсендә үткәрергә язсын. Балаларыбыз сау-сәламәт булып, бер-берсе белән аралашып, мәктәп тормышында кайнап яшәсеннәр дигән теләктә калабыз.

Район укытучылары алдында торган яңа бурычлар, узган уку елы нәтиҗәләре турында газетабызның алдагы саннарында укый алачаксыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев