Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

175 нче мәктәп укучыларының ата-аналары: «30 минутлык җәһәннәм үзен сиздерә»

Казандагы фаҗигадән соң 175 гимназия ачылырмы? Әти-әниләр балаларын мәктәпкә җибәрергә курыкмыймы?

«Фәридә-Алсу» дуэтының солисты Алсу Сөнгатуллинаның улы да һөҗүм вакытында яраланган иде. Быел Ислам 9 нчы сыйныфка укырга барачак. Тик кая, әлегә билгеле түгел.

–Фаҗигадән соң балалар курка, безнеке генә түгел. Бу хакта фикерләрен сорашып торабыз. Сыйныфыбыз кайда, без шунда укыйбыз, диләр. Бер-берләреннән аерыласы килми. Хәзерге вакытта гимназиядә ремонт эшләре бара. Диварлары да, эчке ягы да башкача булачак. Төзүчеләр көн-төн эшли. Өебез мәктәп янында булгач, барысын да ишетеп, күреп торабыз. Куркырга кирәкми, безнең мәктәп иң имин мәктәп булачак дип уйлыйм, –ди Алсу Сөнгатуллина. – Июль-август аенда мәктәпкә кертсәләр, улыма андагы үзгәрешләрне күрсәтергә телим. Курку хисе беткәнме, юкмы шуны беләсе килә. Безнең мәктәптә көчле психологлар эшләячәк. Каласы да килә, тик 30 минутлык җәһәннәм үзен сиздертә. Әле уйланырга вакыт бар. Ислам авылга ял итәргә китте, кечкенәдән үк ярата. Ул ничек тели, шулай булачак. Әти-әниләрнең күбесе ялда, очрашкач, сөйләшәчәкбез. Бу сорау әлегә ачык кала.

Атыш вакытында зыян күргән вахтер Тәскирә апа Әхмәдуллинаның кызы белән дә сөйләштек.

– Әнинең мәктәпкә кабат эшенә кайтасы килә. Тик сак хезмәте булмаса, эшли алмам, ди. Куркуларын җиңәргә тырыша инде. Хәле әйбәт, елмая да башлады. Күңелендә эшләп карау теләге бар. Балалар да, укытучылар да хөрмәт итә үзен. Бу фаҗигадән соң бер-берләренә карата игътибары тагын да артты. Авырлыкта ялгызларын гына калдырмыйлар. Күршеләребез арасында да, янәшә дә, без ул мәктәпкә бармыйбыз, дигән әти-әниләрне ишеткән юк әле. Безнең мәктәп бит инде ул, диләр. Гимназия яңартылгач, бассейны да төзелгәч, иминлек мәсьәләсе дә ныгытылгач, әти-әниләрнең куркулары бетәр дип уйлыйм, – ди Гүзәлия Әхмәдуллина.

Казан мэриясе матбугат үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, яңа уку елында 175 нче гимназия ишекләрен ачачак. Бүген анда төзекләндерү эшләре бара.

175 нче гимназиядәге фаҗигадә зыян күргән гаиләләр «Кызыл Хач» гомумроссия иҗтимагый оешмасыннан ярдәм ала башлаган. Бер тапкыр бирелә торган түләүне 9 һәлак булган һәм 62 зыян күргән гаиләләр алачак. Һәлак булучылар гаиләләренә 1 млн сум акча да биреләчәк. Фаҗигадә сәламәтлегенә авыр зыян күрүчеләргә — 500 мең сум, урта дәрәҗәдәгеләргә 300 мең сум бирелә.

Сәрия Мифтахова

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Казанның 175 нче мәктәбе