Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

1нче номерлы балалар бакчасында әдәби-музыкаль кичә үтте (+фото)

17 февраль көнне, бистәбезнең   1нче балалар бакчасында,  каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлап тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә оештырылды

Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе, татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь Муса Җәлил.

17 февраль көнне, бистәбезнең   1нче балалар бакчасында,  каһарман шагыйрь Муса Җәлил туган көнгә багышлап тирән эчтәлекле әдәби-музыкаль кичә оештырылды. Кичәдә Балтач үзәк китапханәсеннән балалар эше буенча директор урынбасары  Гөлнар Тәлгат кызы Әхмәдуллина катнашты.

 Бәйрәм М.Җәлилнең иҗаты һәм биографиясе турында танышу белән башланып китте. Һәр төркем чын артистларча М.Җәлил шигырьләрен сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм балалар күңелендә якты эз калдырып, аларның татар шагыйрьләренә булган белемнәрен тагын да арттырып, күңелле генә үтеп китте.

                                   Гүзәлия Волкова

өлкән тәрбияче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев