Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

9нчы сыйныф укучылары да 4 дәүләт имтиханы тапшырачак

2015-2016 уку елында 9нчы сыйныф укучылары 4 фән буенча дәүләт имтиханы тапшырачак.

Аерым алганда, укучылар тапшырырга тиешле итиханнарның икесе мәҗбүри (рус теле, математика), икесе сайлап алынган фәннәр (физика, химия, биология, рус әдәбияты, география, тарих, җәмгыять белеме, чит ил телләре, информатика) буенча була.
Дөрес, бу уку елында аттестат алу өчен укучыларга рус теле һәм математика буенча дәүләт йомгаклау сынавын уңышлы узу да җитә. Ә менә 2016-2017 уку елында исә сайлап алынган фәннәр буенча тапшырылган имтихан нәтиҗәләре дә исәпкә алыначак. Сынауны "икеле"гә тапшырган укучыларга имтиханны яңадан тапшыру рөхсәт ителәчәк.

Искәртеп узыйк: моңа кадәр 9нчы сыйныфлар рус теле һәм математика буенча имтихан тапшырды. Калган фәннәр буенча имтиханнарга алар барып та тормаска мөмкин иде. Нәтиҗәдә, укучыларның белемнәре, нигездә, 2 фән буенча гына бәяләнде, дип хәбәр итә татар-информ.
Фото: http://rybinsk-once.ru/v-severnoy-osetii-vipuskniki-klassov-sdayut-ekzamen-po-matematike/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев