Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2019 елда Татарстанның балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри

2018 елдан Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында 6 мең бала өчен 30 яңа балалар бакчасы төзелгән, шуларның 3 меңгә якыны ясле төркеменә йөри.

(Казан, 12 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва).Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин "Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга барлык 3 яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла" дип  сөйләде Казандагы 33нче «Хыял» балалар бакчасында .

«Хыял» балалар бакчасы 2019 елда ачылды. Ул музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр.

«2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур», — дип уртаклашты Илсур Һадиуллин.

 «Хыял» балалар бакчасындагы яхшы шартлар «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тудырылган. Балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев