Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2024 ел Балтач гимназиясенә нинди бурычлар йөкләгән? (фото)

Уку елы дәвамында укытучылар инженер лицее белән берлектә әти-әниләр өчен отчет җыелышлары уздыра.

2018/2019нчы уку елында Татарстан Республикасы Мәгариф Министрлыгы ярдәмендә Балтач гимназиясе Казан шәһәренең инженер лицей-үзәге белән берлектә Татарстан республикасы мәгариф министры И. Г. Хадиуллин җитәкчелегендә «Инженерлы республика» дип исемләнгән республика проекты эшли башлады.

Проект нигезендә заманча белем бирү комплексы моделе булдыру һәм уку-укыту процессын кимендә өч телдә — татар, рус, инглиз телләрендә алып баруга ирешү. Һәр яңа уку елында башлангыч сыйныфларда бер комплект класс булдырылып килә.

2023/2024 нче уку елында гимназиядә 6 инженер сыйныфы эшләп килә. Барлыгы 80 укучы инженерлык юнәлешендә белем ала һәм өстәмә туган теле инглиз теле булган укытучылар белән чит тел үзләштерә.

Проект ел дәвамында берөзлексез эшли. Атнаның 4 көнендә Казан шәһәреннән белгечләр кайтып укыталар. Сишәмбе көнне «Робототехника», «Информацион технологияләр нигезе» фәнен укыту өчен А. Н. Туполева исемендәге Казан милли-тикшеренү техник университеты-КАИдан аспирант Кузин А. А. кайта, «Speak English» фәнен укыту өчен Мистер Тим, чәршәмбе көнне Scratch (программалау), ОИТ, «Основы электроники» фәнен укытырга инженер Шәрипова А. Н., пәнҗешәмбе көнне Альбина Наилевна «Unity» дәресләрен алып бара, җомга көнне «Әйләнә-тирә мохит» (инглиз телендә), «Science» фәннәрен Әгълиуллина Л. Т., «Speak English» дәресләрен Мисс Фей укыталар.

Уку елы дәвамында укытучылар инженер лицее белән берлектә әти-әниләр өчен отчет җыелышлары уздыра. Ачык дәресләр күрсәтелә. Казан шәһәренә, тәҗрибә уртаклашыр өчен, инженер лицее ачык дәресләр күрсәтү йөзеннән кунакка чакыра.
Гимназия коллективы һәм инженер лицее әлеге проект буенча зур нәтиҗәләргә иреште. Укучылар төрле олимпиада, конкурс, конференцияләрдә катнашып югары нәтиҗәләр күрсәтә. 5 еллык уку нәтиҗәсе буенча инженер сыйныфларының уку нәтиҗәсе 86-100% тәшкил итә.

2023-2024 нче уку елы башында иганәчеләребез тарафыннан инженер сыйныфлары өчен 150 мең сум күләмендә 3D-принтерлар, электроника наборлары, 3D ручкалар һәм аларга кирәк-яраклар алынды. Әлеге җиһазлар ярдәмендә укучыларыбыз дәресләрдә заман таләп иткән белемнәрне туплап, киләчәктә җәмгыятькә файдалы шәхесләр булып үсүләренә шартлар тудырыла.

Шулай ук, инженер сыйныф укучылары һәр ел саен инглиз телендә әзерләнгән спектакльләр белән катнашып, республикакүләм «School performances» (Скул перфоманс) театр коллективларының фестиваль-бәйгесендә 1 нче урынны бирмиләр.

2024 ел Татарстан Республикасында «Фәнни-технологик үсеш елы» дип игълан ителде. Бу исә, мәгариф өлкәсенә һәм үз чиратыбызда, безнең коллективка да яңа бурычлар йөкли. Яңа планнар, өметләр белән эшләргә максатлар куя.
Әлеге проект бүгенге көндә һәр балага бик популяр булган инженер, тел белгече булу өчен һәр яктан зур мөмкинчелекләр тудыра. Киләчәктә дә әлеге проект үзенең зур нәтиҗәләрен күрсәтер дигән өметтә калабыз.

Миләүшә Мөкминова,

Балтач гимназиясенең укыту эшләре буенча директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач гимназиясе