Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2024 елга югары уку йортларында бюджет урыннары кимергә мөмкин

Укырга кергән вакытта конкурс бер урынга 1,9 кеше тәшкил итәчәк.

(Казан, 24 июнь, “Татар-информ”). 2024 елга Россиядә югары уку йортларында бюджет урыннары 24 процентка кимергә мөмкин. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең Федераль Җыенга биргән докладына сылтама белән “Известия” газетасы яза.

Хәзерге вакытта Россия югары уку йортларында 518,4 мең бюджет урыны бар. Әмма биш елдан соң аларның саны 432,4 меңгә кимиячәк. Шулай ук абитуриентлар саны 15 процентка артыр дип көтелә. Бу укырга кергән вакытта бер урынга конкурсны 1,9 кешегә кадәр арттырачак. Хәзерге вакытта бер урынга 1,4 кеше туры килә.

Басма мәгълүматлары буенча, фаразлаган үзгәрешләрнең сәбәбе аталмый.

erid: 2VtzqwTSgT9

Бюджет урыннары кимү беренче чиратта төбәк югары уку йортларына кагылачак, дип аңлаткан Бөтенроссия мәгариф фонды президенты Сергей Комков. Бу төбәкләрдә бюджет акчасы җитмәү аркасында барлыкка килә. Әмма перспективалы яшьләр зуррак шәһәрләргә китә ала, дип саный Сергей Комков.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: абитуриент

erid: 2VtzqwTSgT9