Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

29 районда укучыларның белеме гадел бәяләнмәгән

"Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирергә кирәк", - ди Рафис Борһанов.

Бөтенроссия тикшерү эшләре нәтиҗәләре буенча, Рособрнадзор Татарстанда укучылар белеме гадел бәяләмәгән районнарны ачыклаган. Бу - 29 муниципаль районда 53 мәктәп. Бу хакта бүген "Тәрбия - белем бирү сыйфатын күтәрү факторы" темасына республика август киңәшмәсендәТР вице-премьеры - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.

"Муниципаль мәгариф органнарына бу мәсьәләгә җитди игътибар бирү, Рособрнадзордан алынган нәтиҗәләргә җентекле анализ үткәрү һәм укытучылар белән тиешле методик эш оештыру мөһим", - диде министр.

Бөтенроссия тикшерү эшләре - урта һәм югары сыйныф укучыларының төрле фәннәрдән белемнәрен тикшерү чаралары. Мондый тестлар беренче тапкыр 2015 елда узган. 9-11 сыйныфларда укучыларның белемнәре БДИ һәм Төп дәүләт имтиханы өчен сайланмаган предметлардан сынала.

Фото: Владимир Васильев/архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев