Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2нче номерлы бакчада мавыктыргыч чаралар күп (фото)

Гадәттә, без әти-әниләр шулай уйлыйбыз. Ә шул ук вакытта балаларыбызның сәләтләрен күреп куанабыз. Бистәнең 2 нче номерлы балалар бакчасында балаларның фикер үсешләрен барлау, талантларын ачу, шәхес буларак ничек формалашуын ачыклау ниятеннән төрле чаралар еш үткәрәләр.

Төрле атналыклар уздыралар, сәнгать атналыгын гына алыйк. Бу атналык башкаларыннан гаять тә үзенчәлекле, бай эчтәлекле булуы белән башкалардан аерылып торды. Атна башында алар әлеге бакчадан бик күп баланың сәннгать мәктәбендә белем алуын исәпкә алып, мөхтәрәм укытучыларны үзләренә кунакка дәштеләр, фортепьяно дәресләренә йөрүче балалар сәләтләрен күрсәтте.
Икенче көнне бер группа балалары икенче группа балаларына рус телендә спектакль тәкъдим итте. Бер көн шигърияткә багышланган иде, анда шигырь сөйләүче балаларның әти-әниләре дә балалар шигырьләре сөйләде. Шунда бер әни Әминә елый шигыре Агния Бартоныкы икәнлеген белеп шаккаттым, диде. Аңарчы ул аны фольклордан алынган дип йөргән. Менә шулай. Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күзләрен ача бакча.
Китапханәгә дә еш йөриләр, үзәк китапханәдә балалар өчен үткәрелгән чараларда да катнашалар. 23 февральдә әтиләрне дәшеп, бәйрәмне спорт уеннары белән бергә алып бардылар, 8 мартта кызларыбызның, улларыбызның тәүге мәртәбә татарча биюгә басуларын күреп сөендек. Киләсе елга тагын да остарачаклар әле дип тагын да үсендереп җибәрде музыка уытучысы Дамира Дамировна.
Кунак киләсе булса нинди дә булса үзгәреш кертеп куандырырга яраткан бакча хезмәткәрләре бәйрәмгә чакырылган әниләрне-әбиләрне ясап куелган татар егете белән кызы белән каршы алды, өстәлгә өчпочмак белән чәк-чәк тә катырып, ясап куйганнар. Рус теле атналыгы да күңелле генә узып китте, русча шигырьләр өйрәнеп, рус телендә спектакльләр күрсәттеләр. Балаларыбыз бер-берсенә тамашачы да, рольләрне башкаручы да. Балаларның бакчага бик теләп йөрүләренә әлеге мавыктыргыч чаралар йогынты ясамыйча калмыйдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250