Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

2нче номерлы балалар бакчасы концерт куйды

Балалар сәнгатендә урак өсте, мәктәп укучылары да концерт куя, бакча балалары да калышмый. Балтач бистәсенең 2 нче номерлы ясле-бакчасы концертны иртәнге 10 сәгатькә билгеләде.

Концерт куеп арган балаларга төшлектә татлы йокыга талырга бик әйбәт кенә булды бу. ТНВ каналындагы күчтәнәч тапшыруында дәү әти белән дәү әнидә кунакта кебек алып барган бәйрәм зал тулы тамашачының күңеленә хуш килде. Әти-әниләр балаларының талантлары ачыла баруына куанып утырды. Эльвира Зыятдинованың улы белән бергәләп популяр "Дус" җырын башаруы концертка үзгә ямь өстәде. Җыр-биюгә, нәфис сүзгә бай концерт программасы сизелми дә үтеп китте, тамашачы рәхәтләнеп ял итте, грим бүлмәләрендә балаларның бер-бер артлы сәхнә киемнәрен алыштырып торган тәрбияче апалар гына арып бетте. Ә шулай да елмаеп, концерт сезгә охшаган булса, без бик шат, калганы мөһим түгел, диештеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250