Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

3и укучылары Норма һөнәр лицеенда кунакта(фото)

Директор Рәис Галиев үзе каршы алды

Шушы көннәрдә Балтач гимназиясенең 3и сыйныфы укучылары чираттагы сәяхәтләрендә булып кайтты – алар табыннарыбызны мул итүче, тормышыбызны бай итүче Норма һөнәр лицеенда кунак булып кайтты. Әйе, чын кунакта кебек булды алар. Директор Рәис Галиев үзе каршы алды, полигон, мастерскойлар белән таныштырып йөрде, белем бирүче укытучылар һич иренмичә эш тәртипләре турында сөйләде. Хәтта презентациягә кадәр күрсәттеләр һәм балалар гына дип тормады, матур киләчәккә корылган серләре белән дә уртаклашты. Һәрнәрсә белән танышып чыккач, студент егетләр концерт куйды, пешекче апалар чәй табыны әзерләгән иде.

Нурлы лицейга, аның ачык йөзле коллективына бик тә рәхмәтле калдык. Балаларга бик ошады. Лицей турында газетабызга да язарбыз әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев