Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

4нче бакчада мастер-класслар үтә

Әти-әниләрне балаларга үзләренең эш урыны, һөнәрләре, шөгыльләре турында таныштырырга чакырдылар.

Бистәбезнең 4нче номерлы балалар бакчасының уртанчылар һәм зурлар төркемендә 23 февраль һәм 8 март бәйрәмнәре алдыннан әти-әниләрне балаларга үзләренең эш урыны, һөнәрләре, шөгыльләре турында таныштырырга чакырдылар. Тәрбиячеләрнең бу тәкъдимен беренчеләрдән булып Роза Гарипова кабул итеп алды. Ул малайларга һәм кызларга тәмле торт ясау, кекс бизәү серләрен өйрәтте. Әлеге очрашу чыннан да бик кызыклы булган, чөнки балаларыбызның кич буе да телләреннән Роза апалары төшмәде, Исламның әнисе чын повар икән, тортлары да, кекслары да бик матур һәм бик тәмле, дип өсте-өстенә мактадылар.

– Балаларыбызга онытылмаслык кичерешләр, осталык бүләк иткән әниебезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, – дип хәбәр итә тәрбиячеләр Ләйсән Хуҗина белән Эльвира Абдуллина. Без дә алтын куллы әниебезгә рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мастер-класс