Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

4нче номерлы балалар бакчасы бүген зур кунаклар кабул итте (+фоторепортаж)

Әйе, чыннан да зур кунаклар - урман дуслары килгән иде бирегә. Алар үзләренең төп максатын үтәп, чыршы утларын кабызып, Кыш бабайга бүләкләрен алып килештеләр һәм Яңа ел могҗизасы бүләк иттеләр.

Бүген 4нче номерлы балалар бакчасына йөрүче икенче кечкенәләр төркемендә сихри бәйрәм – Яңа ел гөрләде. Сабыйларыбыз әлеге чарага зур әзерлекне инде күптән башлаган иде. Аларның әлеге тырышлыкларына Кар кызы да, Аю да, Куян да, Бүре дә, Кыш бабай да, Кар бабай да, Актүш тә олуг бәя бирделәр.

Бакчабызда эшләүче тәрбиячеләребезнең нинди генә рольгә керсәләр дә осталыклары сөбханалла шул. Балаларны яратулары, аларга Яңа ел могҗизасы бүләк итүләре өчен ихластан рәхмәтләребезне ирештерәбез. Мондый бәйрәм сабыйларыбыз күңеленә генә түгел, әти-әниләр өчен дә бик күңелле чара булды. Бары шушындый бәйрәмнәрдән соң гына Яңа елның да чыннан да килеп җитүе сизелә.

Хөрмәтле, яраткан барлык тәрбияче апаларыбыз, Яңа елның сихри энҗе бөртекләре һәркайсыгызның йортына бәхет-шатлык, саулык-сәламәтлек алып килсен. Эшегездә уңышлар елмаеп, тәрбия биргән балаларыгыз игелекле кызлар һәм малайлар булып үсеп җитеп, горурлыгыгыз булсалар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Каенкай"