Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

5 нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасында ачык ишекләр көне үтте (фото)

Бакчага йөрүче сабыйларның әти-әниләре еш кына тәрбиячеләргә: "Минем улым (кызым) эшчәнлекләрдә ничек катнаша? Сораган вакытта җавап бирәме?" кебек сораулар бирә. Кызыксынулары урынлы да. Чөнки баланың үсешен күзәтү алар өчен әйтеп бетергез бәхет һәм шатлык.

Ел саен бистәнең 5 нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасына йөрүче сабыйларның әти-әниләре ачык ишекләр көнен көтеп алалар. Чөнки бу көнне алар якыннан белем һәм тәрбия бирү эшчәнлеге белән таныша алалар. Узып баручы уку елында традицион чара 16-17 март көннәрендә уздырылды. Бу көнне әти-әниләр өстәмә белем бирү эшчәнлеге белән танышып, баласының үз-үзен тотышын, сәләтен, мөмкинлеген, үсеш дәрәҗәсен күзәтә алды. Кайбер әти-әниләрнең бакчага парлашып та килүләре ачык чараның мөһим һәм кирәк булуын да ассызыклый.
Бакча тәрбиячесе Солтанова Ф.И.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250