Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

5нче балалар бакчасы коллективы тагын бәйрәм иткән (фото, видео)

Балалар әти-әниләр белән берлектә төрле уеннарда катнашып җитезлекләрен сынап, күңел ачтылар.

Балтачның 5нче балалар бакчасы коллективы әти-әниләр белән берлектә Гаилә елы уңаеннан, кичке ялны саф һавада спорт уеннары уйнап уздырды.

Балалар әти-әниләр белән берлектә төрле уеннарда катнашып җитезлекләрен сынап, күңел ачтылар. Җиңүчеләр Дипломнар һәм бүләкләр дә алдылар.

Соңыннан күктә елмайган кояшның җылы нурлары белән иркәләнеп, тәмле коймаклар, кайнар чәйләр белән сыйландылар. «Киләчәктә дә дус, тату, бердәм булып, сәламәтлектә, күңел тынычлыгы белән яшәргә язсын. Кичләребез күңелле һәм файдалы узсын. Һәр мизгелнең кадерен белик», — диләр 5 нче балалар бакчасы коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 5 номерлы балалар бакчасы