Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

5нче «Сөенеч” балалар бакчасы Г.Тукай әкиятләре геройларын кунак итте!!!

Без “Сөенеч” бакчасы балалары, мәктәпкәчә белем алган нәниләр булсак та Габдулла Тукаебызның  Туган көнен онытмадык.

Туган телем — үз телем, 
Туган илем — үз көнем. 
Бу сүзләр һичшиксез олы Тукаебызга кагыла. Әйе ,безнең татар халкының олы йөрәкле, киң күңелле, матур һәм бай телле, куркусыз йөрәкле Тукаебыз туган телебез – татар теле өчен янып, аны күтәреп яшәгән, телебезне олылап ,мактап,яклап язган бит. Гомере, умырзая чәчәге кебек кыска булсада, безнең татар халкы өчен эссез, югалмаслык әсәрләр, шигырьрләр, нәниләребез күңеленә сеңеп, хыялландыра торган әкиятләр язып калдырырга өлгергән ул. Тормыш юлы бик сикәлтәле, кара төсләргә “бай” булсада, әмма үзенең иҗатына Г.Тукай гел матур “төсләр” кушып, күңелне күтәрә, рухландыра, серле дөньяга җәлеп итә торган мизгелләр белән бизәп , татар халкын, кешеләрне, дусларын матур өметле киләчәккә ышандырган, тормышны кадерләргә өйрәткән. Үзенең әсәрләре, шигырьләре, әкиятләре аша туган телгә мәхәббәт тәрбияләгән.  Бакчабызда чын зур бәйрәм уздырдык : биедек, Тукаебызның иҗатыннан 
шигырьләр сөйләдек, әкиятләрен сәхнәләштердек, татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын җырлап рәхәтләнеп, сихри дөньяга чумып чын Туган көнне гөрләттек: Шүрәле белән Су анасы , кәҗә белән сарык , бала белән күбәләк , кызыклы шәкертебездә, гыйлемле - сабыр малаебызды кунакка килергә онытмадылар. Куаныч өстәп килделәр кунакларыбыз безгә, сабыйлар сәхнәләштерелгән әкиятләрне тын да алмыйча тыңладылар, күзәттеләр. Сабыйларыбыз кечкенә генә булсалар да , Тукаебыз иҗаты аша бик күп белем тупладылар: эш беткәч уйнарга яраганлыгын, туган телне сакларга кирәклеген, кеше әйберенә тиергә ярамаганлыгын , күбәләкнең гомере бик кыска икәнен белделәр һәм бик күп башка яхшылыкларга өйрәнделәр. Әле бәйрәм белән генә чикләнмәдек без, һәр төркемгә өйрүче сабый, әти-әнисе булышлыгы һәм үз куллары белән ясап ,Тукаебыз иҗатыннан рәсемнәр, кул эшләре алып килделәр һәм һәр төркем тәрбячесе үз төркемендә бәйрәм уздырды. Ясап алып килгән кул эшләре , рәсемнәр буенча әңгәмә кордык, Тукаебыз иҗатыннан шигырьләр сөйләдек һәм сабыйларның иң тырышларын грамотлалар белән бүләкләдек. Балаларыбызның күңелен рухландырдык. Үзенең тарихын, милли рухын ныгытмаган, гореф гәдәтләрен сакламаган, белмәгән халык - киләчәккә өметсез халык ул минемчә. Без, бистәбезнең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасының тырыш хезмәткәрләре, балаларыбыз, 21 нче гасырда “челтәрле” заманда яшәсәк тә , белем туплау, катлаулы тормышта яшәргә өйрәнү, гыйлемебезне баету белән беррәттән – милли рухыбызны ныгытып, аны баетеп, төрле милләтләр белән беррәттән дус яшәп , һәрбер халкыбызның гореф-гәдәтләрен өйрәнеп, искә алып, милли белемебезне һәрдаим баетып, тулыландырып торабыз. Бакчабызда ,без, берөзлексез төрле милли бәйрәмнәр: Сабантуй, Нәүрүз – Малсленица , Яңа ел, Карга боткасы , Әрәпә җыю,Көзге бал дисенме һ.б милии чараларны гел уздырып торабыз.. Без - төрле милләт кешеләре булсак та нәниләребезгә милли телне сакларга, гореф –гәдәтләрне онытмаска, аны сакларга, горурланырга һәм шулай ук янәшәбездә бергә яшәп, уйнап ускән икенче милләтле дусларыбызны да хөрмәтләргә, нык тату яшәргә өйрәтәбез. “Иң татлы тел — туган тел, Анаң сөйләп торган тел” ди татар мәкәләсе. Туган телебезне онытмыйк, балаларыбызга үрнәк булып яшик! Бистәбезнең 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы тәрбиячесе Шакирова Гөлназ Рафис кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балалар бакчасы