Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

8 мартка иң зур бүләк (фото)

Гыйнвар азагында Салавыч балалар бакчасына ремонт керә икән дигәч, барлык әти-әниләр куркып калган иде. "Көзгә кадәр сузылыр инде, нишләрбез?" - диештеләр.

Әбилеләр дә, ялгызлар да хафаланды. Дөрес, район мәгариф идарәсе балаларын бер дә куяр урыны булмаган әти-әниләргә, бер мөмкинлек буларак, Карадуган, Сосна, Ор, Шеңшеңәр бакчаларында вакытлыча урыннар да тәкъдим итте.
Беренче җыелышта ук 1 мартка өлгертәбез, дигән сүзләргә беркем дә ышанмады, билгеле. Хәер, эш фронты бик зур иде, подрядчы оешма җитәкчесе Наил Сафиуллин үзе дә: "Егетләр бик тырыша, шулай да өлгерә алырбызмы икән?" - дип, икеләнүен яшермәде.
Әмма нибары бер атнага соңарып, өлгерделәр. 6 мартта инде балалар танымаслык булып үзгәргән бакчага килде. "8 мартка безгә иң зур бүләк булды бу", - диеште әниләр.
Ремонттан соң ачылган бакчага икенче көн килгән сабыйларның фикерләре белән кызыксынам. Бөтенесе дә бик матур, ошый диләр. Кемгә кечкенә унитазлар, кемгә юынгыч, кемгә йокы бүлмәсе, кемгә төрле төстәге шкафлар ошаган. "Елап кына килгән иде, кичә кайткач, сөйләп туя алмады", - ди Илданның әнисе Раилә Мөхәммәтҗанова. Игезәкләр Илназ-Ильяс Нәбиевларның әбиләре Сәрия дә: "Кайтуга, "во!" дип күрсәттеләр!" - ди.
-Шушы кадәр кыска вакыт эчендә шушындый зур ремонтны башкарып чыгу, чыннан да, могҗизага тиң булды. Район башлыгы Рамил Нотфуллин, башкарма комитет җитәкчесе Рамил Шакиров, "Стройсервис" оешмасы җитәкчесе Наил Сафиуллин ремонт белән даими кызыксынып тордылар. Бөтен эш берьюлы барды, бернинди тоткарлык, өзеклек булмады. Түбә, тәрәзә-ишекләр, туалетлар, канализация, кухня-прачка, электр челтәре, җылылык системасы, идән-түшәм... - бөтенесе яңарды. Югарыда исемнәре телгә алынган җитәкчеләргә, төзүчеләргә, бик күп матди ярдәм күрсәткән "Татарстан" җәмгыятенә, барлык әти-әниләргә, бакча коллективына ихлас рәхмәтләремне җиткерәсе килә, - ди әлеге бакча мөдире Лилия Закирова.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250