Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аҗаганның мондыен күргән юк иде әле (+ бик күп фото)

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан әзерләнгән бәйрәм быел гадәти генә түгел иде. Әти, абый, бабайларыбызга җыр, шигырь тыңлап, бию карап кул чабып утыру гына насыйп булмады. Табигать шартларында ярышу, армия сафларында алган белемнәрен искә төшерү көтә иде аларны.

Аҗаган уенын моңарчы балалар бакчасында ук үткәргәннәрен хәтерләмим, тик бистәнең 4нче номерлы балалар бакчасы яңалыклардан курыкмавы белән башкалардан аерылып тора да инде. 
Ике командага бүленеп балалар һәм көчле затларыбыз төрле сынауларны горур, тиз һәм чын күңелдән шатланып үтеп чыктылар. Граната ату, тизлеккә ярышу, иң зур "крепость" төзү кебек берсеннән-берсе күңелле ярышлар үткәрелде, тик шулай да иң истәлеклесе - аркан тарту булды. Бау түзде, түзде дә өзелде, ә әтиләр як-якка сибелде. Күңел түрләренә язылган мондый мизгелләр әле тиз генә онытылмас. Чөнки һәрбер бала өчен якын кешесе бу көнне чын герой иде. Шуны раслап әти, бабай һәм абыйларның муеннарына балалар үзләре медальләр такты.

Ярышлар артта калгач, табигать почмагында тәмләп чәй эчеп, коймак белән сыйландык. Тәрбияче апаларыбыз Әлфия Рашитовна һәм Марина Михайловнага, музыка җитәкчебез Илсөяр Галимулловнага ихлас рәхмәтләребезне ирештерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев