Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әби-бабайларны кунакка чакырдык» (фото)

Өлкәннәр – алтын канат!

Табигатькә алтын көз килгән мәлдә иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Өлкәннәр  көне билгеләп үтелә. Аларга булган ярату, рәхмәт хисләрен белдерергә, хөрмәт күрсәтергә менә дигән мөмкинлек бу. 30 еллык тарихы булган “Өлкәннәр  көне” бәйрәме күнелгә аеруча якын. Чөнки бу бәйрәм балачакның иң матур мизгелләре – әби-бабайлар белән бәйле.

Безнең 5 нче балалар бакчасы да өлкәннәргә ел саен зур игътибар күрсәтә. Быел да традицияләргә тугры калып, бакчада тәрбияләнүче балаларның әби-бабаларын  кунакка чакырдык. Өлкәннәребезне сабыйлар күңелле җырлар, матур биюләр, өч телдә театр күренеше һәм үз куллары белән ясаган бүләкләр белән котладылар.

Бәйрәмнең чәй табыны белән тәмамлануы аеруча күңелле булды. Өлкәннәрнең рәхмәт сүзләре, якты карашы, матур теләкләре, җырлары күңелләргә җылы нур өстәде. Мондый очрашулар алга таба да дәвамлы булсын иде.

           Закирҗанова Ландыш,

 5 нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев