Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучылар. Кемнәр алар дисеме?

Хөрмәтле Закирҗан Миңнемуллович һәм Сез җитәкләгән көллият укытучылар коллективы! Үзебезнең гаилә исеменнән Сезгә булган тирән хөрмәт һәм олы рәхмәтебезне шушы хат аша җиткерәсебез килә.

2015 елда безне язмыш шушы аграр көллият белән бәйләде. Декабрь аенда кызыбыз Гөлфияне шушы көллияткә кабул итүегезне сорап мөрәҗәгать иттек. Сез безнең хәлне аңлап, бу мәсьәләне уңай хәл итүегез нәтиҗәсендә, кызыбыз Гөлфия шушы аграр көллият студенты булып, укуын шушы көллияттә дәвам итте.

Шушы өченче ел уку дәверендә безнең күңелләрдә Саба аграр көллияте, җитәкчелек, андагы укытучылар коллективы шулкадәр соклану хисләре уятты. Сезнең хезмәт  авыр да, җаваплы да, мактаулы да. Гомерен студентларга багышлаган, аларны киләчәк тормышка әзерләргә алынган, шушы мактаулы эшкә бар күңелен, йөрәк җылысын салган, тынгысыз, көчле рухлы мөгаллимнәр генә эшли бу коллективта. Теләсә кайсы коллективта, кечкенәме ул, зурмы, эшнең уңышы җитәкчедән башлана. Ә көллият җитәкчесе Закирҗан Миңнемуллович үзе гади, әмма буй җитмәслек биеклектә торучы кеше. Коллектив, студентлар, әти-әниләр арасында абруй казанган хөрмәтле укытучы, ачык йөзле, кешелекле, тәртип яратучы директор ул. Аның хакында нинди сүзләр әйтсәк дә аз булыр кебек.  Директор урынбасарлары, тулай торак тәрбиячеләре, кадерле укытучыларыбыз, икенче әниебез кебек булган кураторыбыз Рузалия Ибраһимовна – үз эшләренең чын осталары. Хөрмәтле укытучыларыбыз! Армый-талмый эшләвегез, тынгысыз, киң күңелле һәм риясыз булуыгыз бездә сезгә карата бетмәс-төкәнмәс ихтирам уятты. Бүген никадәр генә авыр булмасын, сезнең йөрәкләрегездә үз студентларыгызга карата мәхәббәт кимеми. Үз-үзегезне аямый башкарган хезмәтегез, безнең балаларыбызга биргән күңел җылыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!

Эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр телибез. Киләчәктә бары белемле, акыллы, сәләтле студентлар гына укытсагыз иде дигән теләктә калабыз, һәрвакыт шулай көчле рухлы һәм кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел, олы җанлы, киң күңелле булып калыгыз. Дусларыгызның, хезмәттәшләрегезнең ихтирамын, туганнарыгызның кадер-хөрмәтен тоеп, хезмәтегездән тәм, тормыштан ямь табып яшәсәгез иде.

Ихтирам белән Балтач районыннан Хәбибрахмановлар гаиләсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: көллият