Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Әдәби бал» — традицияләрне әхлакка нигезләнеп яңарта (фото)

Укучылар әлеге кичәне түземсезлек белән көтеп ала икән

Бал, бал, бал... Бал турында без үзебезнең тарихи романнардан, чит ил язучыларының әкиятләреннән укып беләбез, Александр Пушкин, Лев Толстой, Шарль Перро әсәрләрен укып, зиннәтле патша сарайларында узган баллар белән танышабыз. Әсәрләрдә күренгәнчә, илдә сугыш барганда да баллар үткән.

Көзге бал, бал — маскарад дигән сүзләр әле дә безнең сөйләм телендә кулланыла, ләкин алар башка, ә чын бал башка. 

Февраль аенда, Гашыйк-лар көне уңаеннан ел да Балтач гимназиясендә бал үтә, ул ихлас сөю чаткыларына җан өрүгә корылган, егет белән кыз арасындагы матур мөнәсәбәтләргә нигезләнгән, әдәплелек-әхлаклылыкны чагылдырган әдәби бал — революциягә кадәрге чордагы югары катлам вәкилләренең катгый этикетын тасвирлаган күркәм ял чарасы, анда егет белән кыз итагатьле итеп кенә аралаша, бер-береңне кимсетү турында сүз дә була алмый, балның әхлаклылыкка корылган үз тәртипләре бар, мәсәлән, веерлар, ягъни җилпәзә, җилләткечләрне генә алыйк, 19 гасырның хатын-кызлары кавалерларга карата булган хис-кичерешләрен веерлар ярдәмендә җиткергәннәр, мәсәлән, җилпәзәне уртача гына җәеп җилпеп тору — мин сезне яратам дигән сүз икән, киңрәк итеп җилпү — китегез, сау булыгыз, сез минем кеше түгел, янәсе, җыеп беләккә элеп кую — миңа яза аласыз, дигәнне белгертә, җыелган килеш беләккә кую — әйе, яки ризалашу билгесе, җилпәзә белән йөзне бераз гына каплау — мин ялгыз дигән сүз.

Боларны мин шәхсән нәкъ менә Балтач гимназиясендә үткән балдан белеп кайттым. Инде берничә ел рәттән әлеге балны үткәрүче рус теле һәм әдәбияты укытучылары Венера Әмир кызы Мостафина белән Елена Юрьевна Панкова балга хәзерлекне әдәби чыганак-ларга бәйләп оештыралар.

— Әдәби бал — ул чын бәйрәм, — диләр алар беравыздан. — Елмаерга, гашыйк булырга, матурлыкка, камиллеккә этәрә торган бәйрәм. Аның тәрбияви өстенлеге дә зур. Үткән чордагы матурлыкка, кешелеклелеккә нигезләнгән традицияләрне югалт-мыйча саклап, яңартып, үзебезнең тәрбия алымнарыбызда кулланып, без укучы балаларыбызда дөньяның һәм дә бу тормышның рәхимле, күркәм якларын да ачып бирә, яшь йөрәкләрдә шуңа омтылыш та тудыра алабыз. Дөньяны бит матурлык яшәтә, матурлык саклый. Бу борынгыдан килгән гыйбарә бүгенге көндә дә бик актуаль.

Әдәби бал Балтач гимназиясендә күптәннән яши. Әлеге күркәм укытучы-остазларга кадәр аны шулай ук рус теле һәм әдәбияты укытучысы, хәзер исә мәгариф ветераны Рәйсә Илгиз кызы Шакирҗанова оештырган һәм ул хәзер дә менә гимназиянең ел да кабатлана торган зәвыкле гореф-гадәте булып саклана. Һәм менә җиденче мәртәбә бәйрәм рухы янәдән кабатлана, сөю хисләре кабына, дамалар һәм кавалерлар уртада очынып бии, шәмнәр балкый, җилпәзәләр хәрәкәттә, кисәк кенә ташланган карашлар — боларның барысы да бер мизгелгә генә булса да унтугызынчы гасырга дәшә. 

Укучылар әлеге кичәне түземсезлек белән көтеп ала икән. Шулай булмый ни, мондый бал күлмәкләрен тагын кая киясең дә, мондый итагатьле егетләрне тагын кайда күрәсең әле?! Безнең җәмгыять хәзер башка, назлы карашларны ят итә, итагатьлелеккә көлеп карый торган заманада яшибез, сөйләм телендә күбрәк сүгенү сүзләре, гайбәт, нәфрәт, яхшылыкка караганда начарлык актуаль, яхшылыгы да күпвакыт икейөзлелеккә кайтып кала. 

9-11 сыйныф егетләре-кызлары балга әзерлекне берничә ай алдан башлый, күлмәкләр барлый, чәчләрен ничек матурлау турында хыяллана, иң мөһиме, балның иң матур өлеше булган бию — вальс әйләнергә өйрәнә. Ничек болар бөтенесе дә вальс әйләнә белә дип таң калып утырасы юк, бактың исә әзерлек биредә уку елы башланганнан бирле бара икән. 

Әдәби бал шулкадәр үзенә әсир итә, аның тәэсирләре әле берничә көнгә бара. Катнашучылар да, кунаклар да хис-кичерешләргә бирелеп, тәэсирләнеп йөри торган чара бу. Яшьлек, хыяллар, җиңел уйлар, сөйкемле карашлар, диңгезләргә генә сыешмас хис-тойгылар — бал әнә шундый хисләр калдырырга сәләтле ул. Алай гына да түгел, биредә яшәү өчен көч кенә алып, позитив энергиягә генә баеп калмыйсың, кешелеклелек сыйфатларының да башлангычын тоясың. Әлеге чара тәрбия юнәлешендә, һичшиксез, тирән мәгънәгә ия, яшь буынны ясалма матурлыктан илаһи матурлыкны аера белергә өйрәтә, төшендерә, кызларны хатын-кызларга гына хас зәвыкъка, наз-лылыкка этәрә, егетләрне итагатьлелеккә, үзләрен чын ирләр кебек тотарга, төз, чибәр булырга күндерә.

Балтач гимназиясендә үтә торган бал бер елны да берсен-берсе кабатламый. Һәр елны үзенчәлекле итеп оештырыла: теманың да башкасы табыла, сценарие дә яңадан языла, яңа уеннар кертелә, бары тик вальс кына шул ук булып кала бирә.

Быелгы балда да нинди генә биремнәр юк иде, берсеннән-берсе күңелле! Замана баласын тартып кара әле син үткән чорның мәдәни гореф-гадәтләренә! Ә биредә укытучы-остазлар укучыларга карата яхшы мөнәсәбәттә булып, коллективның да, укучыларның да үзләренә карата хөрмәттә булулары бәрабәренә һәм дә самими тырышлыклары белән моңа ирешә алганнар. Укыту чараларыннан тыш та шушындый күркәм, мәгънәле тәрбия сәгатьләре үткәргән өчен фидакарь мөгаллимәләр Венера Мостафина белән Елена Панковага чиксез рәхмәт хисләре белдерәсе килә. Шулай ук бәйрәмнең бизәгенә әверелгән укытучылар гаиләләре — Әнисә һәм Камил Җәләловларның вальс әйләнүләре, музыка укытучысы Зөлфия Хәкимҗанованың тормыш иптәше Динар белән җырлавы алкышларга күмелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бал