Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аграр университет ишекләрен ача. Кайчан?

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачаклар.

16 ноябрьдә 11.00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән ачык ишекләр көне үткәрәчәк.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән очраша, әзерлек юнәлешләре һәм 2020 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алачаклар. Авыл җирлегенә эшкә кайтырга теләгән балалар өчен укытуның максатчан программалары, югары уку йортын тәмамлаучыларга һәм студентларга дәүләт ярдәменең башка чаралары турында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкиле сөйләячәк.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К. Маркс ур., 65, Икътисад институты бинасында (актлар залы).

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ачык ишекләр көне