Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ак әби кунакка килде (+фото)

Бу чигешләр, бу бизәкләр Килә ерак чорлардан Үсә татар балалары Илһам алып шулардан.

Балалар бакчасында сабыйларны халкыбызның күңел бизәкләре белән таныштыру эшен күптән алып барабыз. Балаларыбыз татар халкының элек-электән үк матур итеп сөлгеләр, түбәтәйләр, келәмнәр чигүен, күннән өс һәм аяк киемнәре тегүен белеп үсәләр. Әби-әниләребез кигән бала итәкле күлмәк, аларны бизәгән асылташлар, сәйләннәр белән чигелгән якалар, чүәк-читекләр кайчандыр концерт киеме буларак кына кулланылса, хәзер урамнарда яшьләрне  халкыбызның милли киеме булган калфак, читек, түбәтәйләрдән күрергә була бит.

Халкыбызның  күңел җәүһәрләре белән таныштыруга багышланган атналыгыбыз гаять күңелле, файдалы итеп оештырылды. Бу атналаык эчендә бик күп төрле эшләр эшләнде. Алтын куллы Әнисә апабыз сабыйларны күңел җылысын биреп, күз нурларын түгеп теккән-чиккән түбәтәйләре, калфаклары белән таныштырды. Ә бер көнне кунакка Ак әби үзе килде. Яшьлек истәлекләрен, күңел җәүһәрләрен саклаган сандыгыннан кызыл башлы  чиккән сөлгеләре, зәвык белән чигелгән ашъяулык һәм  кулъяулыклары, чигүле мендәрләре белән таныштырды. Балалар һәр әйберне кызыксынып карадылар, матурлыгына сокландылар.

Без һәр атналык ахырында кирәкле дә, файдалы да булырлык йомгаклау чарасы үткәрәбез. Эшебез белән даими кызыксынып торган әниләребез, бу юлы нәрсә эшлибез дип сорадылар. Шуңа да милли татар киемнәре конкурсы игълан ителүне хуплап каршы алдылар. Ә без аларга  күңелләрендәге җан җылысын сүндермичә, үзләренә дә, балаларына да алга таба да бу эшләрен  дәвам иттерүләрен теләп ярышны башлап җибәрдек.

Конкурска килгән эшләрдән бик матур күргәзмә оештырдык. Монда зәвык белән тегелгән, төрле сәйлән, ташлар, тасмалар белән бизәлгән түбәтәй-калфаклар, камзуллар урын алды. Шулай ук татар кызы итеп киендерелгән курчак та күргәзмә күрке булды. Әлбәттә, конкурс булгач нәтиҗәләре дә булырга тиеш. Иң актив әниләребез  “Әниләр көне” уңаеннан үткәрелгән бәйрәм иртәсендә мактау кәгазьләре белән бүләкләнде.

Халкыбызның мирасын кадерләп сакларга һәм өйрәнергә, киләсе буыннарга тапшырырга кирәген аңлаган әниләребезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Гореф-гадәтләребез яшәр, чәчәк атар, ә милли киемнәребез тормышта үз урынын табар дип өметләнәбез.

Раушания Нигъмәтуллина

Карадуган балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев