Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Ак чәчәк” балалар бакчасында иң нәниләр “Май чабу” бәйрәмен билгеләп үтте

Бүген, 17нче март көнне, бистәнең беренче номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасының ясле төркеменә йөрүче сабыйлар өчен "Май чабу" бәйрәме булды.

Үзләре нәни генә булсалар да, уйнап, биеп, җырлап та күрсәттеләр. Төрле җәнлекләр булып та гәүдәләнделәр. Кечкенә сары чебешләр булып киенгән сабыйларның "Чебиләр" биюен карап тору күңелле мизгелләр бүләк итте. Балаларының өйрәнгән һөнәрләрен күргәч әти-әниләр ихластан рәхмәтләрен белдерделәр. Алар үзләре дә сабый чакларына кайткандай балалары белән уйнап, биеп күңел ачтылар. Ә бәйрәмнең икенче өлеше табын артында үтте. Бергәләшеп әниләр һәм әбиләр пешереп алып килгән коймаклар белән сыйландылар. Һәркайсын авыз итеп, яшерен тавыш бирү юлы белән, "Иң тәмле коймак пешерүче"не ачыкладылар. Ул мактаулы исемгә Альмира Сабирова ия булды.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев