“Ак каен”нар сезне сагына
Безнең Карадуган "Ак каен" ясле-бакчабыз 1979 елны төзелеп, 93 бала белән тәүге тапкыр ишекләрен ача. Бакчабыз тау өстеннән балкып, тирә-юньгә яктылык сирпеп утыручы ике катлы мәһабәт бина.
Тынгысызлыгы, тырышлыгы турында сүзне дәвам итеп, 32 ел буена шушы коллективны җитәкләп, район, республика, хәтта Рәсәй күләмендә ирешелгән уңышларны гына да саный китсәң шактый җыелыр иде. Ел саен узган республика семинар-укулары, күрсәтмә әсбаплар саны да бихисап.
Боларның барсына өстәп Зөлфирә Фәсхиевнаның иң күркәм сыйфаты - аның искиткеч кешелеклелеген атап үтмичә дә мөмкин түгел. Ул һәркемне тыныч кына тыңлар, җайлап тынычландырыр, аннан инде үзенең иң төпле киңәше белән озатыр. Без аның бер генә тапкыр да буш хыял, коры сүз артыннан йөргәнен хәтерләмибез. Әйткәнче кат-кат уйлый, әйткән икән эшли! Болары инде чын җитәкче сыйфаты. Балалар бакчасы өчен кирәкле әйберне табу, ә инде тапкан малны кадерләп тоту аның канына сеңгән, ахрысы. Үҗәтлеген дә кирәк чакта оста итеп җигә белә икән, бу да үзенә күрә бер уңай сыйфаты.
Бүген бакчабызда инде өченче буын тәрбиячеләр эшли. Безгә кадәр эшләгән апаларыбыз да күрешкәндә сагыну хисләрен, бик теләсәләр дә, яшереп бетерә алмыйлар. Чыннан да көчле, тату, матур бер гаилә булып эшлибез. Зөлфирә апабыз шулай теләде, ул шулай өйрәтте безне!
Яулаган үрләрне дә бирәсе килми бит. Шушыны да уйлап микән, үзе лаеклы ялга киткәндә коллективны кызы Зөһрәгә тапшырды. Беренчедән, бу безнең куанычыбыз булса, икенчедән, үз хезмәтен әрәм-шәрәм итәсе килмәведер дигән фикердә. Кайсы гына әти-әнидән сорама, барысы да рәхмәттән артык сүз әйтә алмаслар. Үзебезнең дә Зөлфирә апабызга ихтирамыбыз еллар белән арта бара, без аңа чиксез рәхмәтле.
Наҗия ХӘЙРУЛЛИНА,
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев