Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә, язмышларны башлап яздыгыз

Арбордан китү бик авыр булды, дип искә ала Серафима Михайловна

Укытучы — ул изге һөнәр. Бу исемгә лаек булу ул — зур бер батырлык дип әйтер идек. Бары тик көчле рухлы, сабыр кеше генә бу эшкә күңелен биреп, тиешле дәрәҗәдә укыту сәләтенә ия була аладыр. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе укытучы булып яшәргә кирәк. Аны еллар үткән саен сагынып искә алабыз, гомер буе аңа рәхмәт укыйбыз.
Чепья авылында гомер итүче Серафима Михайловна Михеева нәкъ менә зур хәрефтән языла торган, дистә еллар аша да үзенең укучыларына остаз булып калган Укытучы исемен горур йөртә һәм ул үзенең 100 яшьлек гомер бәйрәмен зур ихтирамга лаеклы шәхес буларак каршы ала. Авылда коллективизация мәхшәренең, соңрак Бөек Ватан сугышы чорының авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән, шул чорның тере шаһиты буларак, әлеге тарихи вакыйгаларны ул әле дә күңеленнән үткәрә, балачак һәм яшьлек елларын сагынып искә ала.

Серафима Михайловна 1924 елның 30 мартында Мари Иленең Ведерники (Ступята) авылында крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Нинди генә авыр еллар булса да, балачак һәркемгә якын, дуслар да, дөнья да үзгә була шул. Әмма шушы кыс-ка гына күңелле вакыт 1929 елда кискен үзгәрә, гаиләнең терәге булган әтиләре кинәт кенә дөнья куя. Әни кеше өч бала белән ачлык еллары сынауларын узарга тиеш була. Серафима 1932 елда башлангыч мәктәпкә укырга керә. 1936 елда укуын Мари-Төрек районы Карлыган авылында урнашкан мәктәптә дәвам итә. Мәктәп белән авыл арасы 12 чакрым, әмма монда, зур авырлыклар белән булса да, укучыларны җылы аш белән тәэмин итәләр һәм интернатта йоклаталар. Тумыштан ук тере, фикерли белә торган кыз баланы авырлыклар куркытмый, һәр эштә башлап йөрүчеләрдән була. Ул укытучы булу теләге белән яна. 1939 елда мәктәпне тәмамлагач, 60 километр ераклыкта урнашкан Арча педагогия училищесына укырга керә. Бер бүлмәдә 25шәр кыз яшәп, белем бирү серләренә өйрәнәләр. Өйдән ярдәм көтеп булмый, ә монда стипендия билгеләнгән. Дөрес, аны кулга бирмиләр, шуның бәрабәренә көнгә өч тапкыр ашау оештыралар.

Бөек Ватан сугышының ачы җилләре Арча якларына да килеп җитә. Беренче әсир төшүче немецларны кайтара башлагач, аларны педагогия училищесы биналарына урнаштыралар. Ә булачак укытучылар әзерли торган уку йортын Арчадан 20 чакрым ераклыкта урнашкан «Үрнәк» сов-хозы урнашкан Лесхоз бистәсенә күчерәләр. Студентлар көче белән бу күченү авырлыклары да артта кала, совхозның ат абзарын ашханә итеп үзгәртәләр, башка биналар да уку-укыту өчен ярак-лаштырыла. Студентлар буш вакытларда күрше-тирә авылларга чыгып концертлар куялар, җәй айларында колхоз эшендә актив катнашалар.
1942 елда дипломлы укытучыны ул чакта Чепья районына кергән Арбор авылына эшкә җибәрәләр. Арбор авылы халкы, әти-әниләр яшь укытучыны бик җылы кабул итә. Ире фронтта булган ике балалы Галия апа яшь укытучыны үзенә сыендыра. Бер-берсенә терәк булып, өй эшләрендә тырышып булышучы Серафима тиз арада гаиләнең үз кешесенә әверелә.

Арбор мәктәбе коллективы рус теле укытучысын ике куллап кабул итә. Коллективта булган дустанә мөнәсәбәт мәктәпнең салкынлыгын да, берничә көн ягарга утын булмаган вакытларны да оныттыра. Укучылар да белемгә сусаган, чын урыс апасы белән русча сөйләш әле син... Алар Серафима апаларыннан русчага өйрәнсә, укытучы апалары алардан татарчага өйрәнә. Җәй айларында балалар өчен лагерь оештырыла, укытучылар бердәм булып, колхоз эшендә катнашалар, амбарда ашлык киптерәләр, бәрәңге уңышын алуда булышалар, мәктәпкә кышлык утын әзерлиләр. Олысы һәм кечесе бер булып, көнне төнгә ялгап, җиңүне якынайтып, тизрәк бетсен иде инде бу сугыш дигән теләкләр чынга аша, Арбор авылына Җиңү хәбәре килеп ирешә. Мәктәп коллективы бу ашкынулы, шатлыклы, куанычлы вакыйганың эчендә кайный.

Сугыш елларында куйган хезмәте өчен Серафима Михайловна «1941-1945 Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнә, ул аны бүген дә кадерләп саклый. Шул елны Арбор мәктәбенә фронтовик, якташы Василий Михеев кайта. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт уты кабына, тиздән алар гаилә коралар. Ул заманда укытучыларны мәктәптән-мәктәпкә күчерү еш күзәтелгән, яңа Михеевлар гаиләсен Түнтәр мәктәбенә билгелиләр. Арбордан китү бик авыр булды, дип искә ала Серафима Михайловна. Беренчедән, авыл халкы белән уртак тел табып эшләдек, балалар да бик тыңлаучан булды, туган авылга да, сирәк булса да, кайтырга мөмкинлек бар иде, ди ул.
Яңа мәктәпкә дә тиз ияләнәләр, Серафима балаларга рус теле һәм әдәбияты дәресләрен бирсә, Василий башлангыч хәрби хәзерлек һәм соңрак хезмәт дәресләрен укыта. Дистә елга якын укыткан, инде үз иткән Түнтәр мәктәбе үзгәртелүгә дучар ителә, ул башлангыч мәктәп булып кала, укытучылар гаиләсен Чепья мәктәбенә күчерәләр. Лаеклы ялга чыкканчы икәүләп күпмилләтле мәктәптә тырышып хезмәт куялар, үзләре дә дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Икесенә бергә 77 ел укытучылык стажы булган лаеклы ялга чыккан шәхесләр «Хезмәт ветераны» медале, күп төрле мактау танык-лыклары белән бүләкләнәләр, коллективта, укучылар арасында зур абруй казаналар. Еллар үтсә дә, мәктәп, укытучылар, укучылар белән элемтә өзелми, алар даими аралашып торалар, яшь укытучыларга үзләренең хәер-фатихаларын бирәләр. Укытучы гаиләсендә тәрбияләнгән балалары Александр, Алевтина һәм Валентин да аларның һөнәрен сайлыйлар, уртанчы уллары Геннадий инженер профессиясе ала. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераны Михеев Василий Степанович 1994 елда 68 яшендә бакыйлыкка күчә. 48 ел бергә, иңне-иңгә куеп яшәгән гаиләнең канаты сынган кебек була. Серафима Михайловнага язмыш сынауларны кабатлап тора, олы улы Александр, кече улы Валентин һәм кияүләре Равилне югалту ачысын татырга туры килә. Ярый әле янымда Алевтинам, сөекле оныгым Рамил бар, улым Геннадий тормыш иптәше Римма белән даими кайтып хәлемне беләләр, оныкларым онытмый, ди ветеран. Күп яшәдем инде, күзем дә күрми, әмма тормышны, матур әдәбиятны яраттым, шуңа озын гомерле булганмындыр, уйлый башласаң, 8 оныгым, 12 оныкчыгым, инде бер оныгымның баласы бар бит, дип үз фикер-уйлары белән уртаклашты йөзьяшәр юбиляр. Ил башлыгы Владимир Путинның, район башлыгы Рамил Нотфуллинның котлауларын, күпсанлы мәгариф тармагы җитәкчеләренең тәбрикләүләрен һәм бүләкләрен кабул итеп алып, Серафима Михайловна, мәктәп елларындагы кебек көр тавыш белән яттан шигырь юлларын сөйләп барчасын шаккаттырды. Сәламәтлек Сезгә, йөзьяшәр укытучыбыз Серафима Михайловна!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев