Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аклансын өметләр, кабул булсын теләкләр! (+фоторепортаж)

Балтачта районкүләм чыгарылыш кичәсе узды – иң дулкынландыргыч һәм бераз гына моңсу бәйрәм...

26 июнь көне районыбызның чыгарылыш укучылары өчен күңелле һәм борчу-мәшәкатьсез мәктәп елларын артта калдырды. Контроль эшләр, шпаргалкалар, яраткан укытучылар да үткәндә калды. Алда егетләрне-кызларны куанычлары-кыенлыклары белән зурлар тормышы көтә. Район күләмендә узган чыгарылыш кичәсе дә гаять тә тантаналы, ялкынлы шартларда узды, иң мөһиме, чыгарылыш укучылары өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Унбер ел буе көткән көн 156 укучыны бергә җыйды. Алар илебезнең өмете, горурлыгы, яшь буынга лаеклы үрнәк. Сәхнәдә барган әлеге зарыгып көткән кичә егетләр-кызлар өчен үткәнне һәм бүгенгене тоташтыручы үзенчәлекле күпер хасил итте. Гаҗәеп күркәм чара бәйрәм сәбәпчеләренә һәм кунакларга бүләкләр тапшырудан башланды, – Норма мәктәбе укучылары вальс биеде. Әлеге олуг һәм мөһим көн – балачак белән саубуллашу, мәктәп елларын тәмамлау уңаеннан Балтач муниципаль район башлгы Рамил Нотфуллин тәбрикләде, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, район башкарма комитеты җитәкчсе урынбасары Илһам Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева да изге теләкләрен җиткерде.

Зөлфия Шакирова

В Балтасях прошел районный выпускной вечер – самый торжественный и немного грустный праздник
Для выпускников Балтасинского района 26 июня позади остались самая беззаботная и веселая школьная пора. Остались в прошлом контрольные, шпаргалки и любимые учителя. Впереди ребят ждет взрослая жизнь со своими радостями и трудностями. Выпускной вечер прошел в районе ярко, торжественно и, самое главное, он стал настоящим праздником для ребят.

Балтасьын район выпускной ӝыт ортчиз — туж торжественной но ӧжытак мӧзмыт праздник
Балтась ёросысь школаез йылпумъясьёс понна 26 июне сьӧре кылиз тужгес шулдыр но шугъяськонъёсты тодӥсьтэм дырзы. Ортчеме кылизы контрольнойёс, шпаргалкаос но яратоно дышетӥсьёс. Азьпалан нылпиосты ас шумпотонъёсыныз но шуг-секытъёсыныз бадӟым улон вите. Районын выпускной ӝыт туж яркыт но сӥё-дано ортчиз, нош валтӥсез, нылпиос понна со зэмос праздник луиз.

 

Фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш кичәсе