Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Актанышта балалар агуланган өчен, пешекчене һәм савыт-саба юучыны хөкем итәчәкләр

Хезмәткәрләрнең санитария-эпидемиология кагыйдәләрен тупас бозуы Актанышның 2 нче урта мәктәбендә укучы 89 бала агулануга китергән дип фаразлана.

(Казан, 23 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанда пешекчене һәм савыт-саба юучыны хөкем итәләр. Аларга Актаныш мәктәбендә 89 укучы агулану буенча гаепләү белдерелгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Граф плюс” предприятиесенең 57 яшьлек савыт-саба юучысына һәм Актанышның 2 нче мәктәбе ашханәсенең 48 яшьлек пешекчесенә санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бозу һәм саксызлык аркасында кешеләрнең массакүләм авыруына китергән өчен гаепләү белдерелгән. Шикләнелгән затлар гаепләрен тулысынча таныган. Җинаять эше Актаныш район судына тапшырылачак.

“Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның август ахырында “Актаныш” ресторанында савыт-саба юучы хатын "Ника хлор" дезинфекция чарасын алганда үлчи торган савыт кулланмаган. Аны биш тапкыр азрак өстәп, катнашма әзерләгән. Аннары ул әлеге катнашмага иттарткычны һәм чи ит кисә торган пычакны салган”, - дип сөйләде Руслан Галиев.

Ике көннән соң ресторан пешекчесе иттарткыч белән пычак кулланып тефтели әзерләгән. Шул ризык Актанышның 2 нче урта мәктәбенә җибәрелгән. Пешекче ит ярымфабрикатларын ватык электр шкафына урнаштырган, шул сәбәпле ризык тиешенчә термоэшкәртү узмаган.

Тефтели ашаганнан соң, 89 укучыда агулану билгеләре ачыкланган. Аларны хастаханәгә китергәннәр. Алты балага “кампилобактериоз” диагнозы куелган, аларның сәламәтлегенә җиңелчә зыян килгән.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов мәктәп укучылары агулану турында "Татар-информ"га аңлатма биргән иде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча балалар сәламәтлегенә куркыныч тудырган кешеләргә карата катгый чаралар күреләчәк, диде ул.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балалар агуланган

2
X