Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алабугада үткәрелгән “Яшел ут” республика бәйгесендә 2 нче номерлы балалар бакчасы лауреат булды.

8-9 апрельдә Алабуга шәһәрендә балалар юл-транспорт һәлакатьләре профилактикасы буенча тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә тәрбия бирү учреңденияләре арасында "Яшел ут-2014" дип исемләнгән республикакүләм бәйгесенең финал ярышлары үтте.

Бу конкурсның төп максаты мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләргә юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүне активлаштыру иде. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә алдынгы педагогик тәҗрибәләр белән уртаклашу, аларны тарату, яңа алым һәм формаларны кертү, уку-методик кулланмаларны яхшырту бәйге барышында төп бурычлар булып торды.
Бәйге ике этапта узган. Нәтиҗәдә иң яхшылар дип 10 мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениесе һәм 10 иң яхшы тәрбияче (5 шәһәр һәм 5 авыл) билгеләнде. Шунысы куанычлы, авыл районннары арасында Балтач бистәсенеӊ 2нче номерлы балалар бакчасы лауреат исеменә лаек булды. Чын күӊелдән балалар бакчасы коллективын зур җиӊүләре белән котлыйбыз!
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/dou2_obsh

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250