Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алан кунаклар кабул итте (+фото)

Башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләренең район семинары узды.

Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасы базасында “Балалар бакчасы һәм мәктәп эшчәнлеге арасында дәвамчанлыкта универсаль уку гамәлләрен формалаштыру” темасына семинар узды. Семинарда районның башлангыч мәктәп-балалар бакчасы җитәкчеләре катнашты.
Семинарда катнашучылар игътибарына Хәбибрахманова Рәисә Мәннур кызы, Хәбибуллина Тәнзилә Мәгъсүм кызы, Газимова Гөлүзә Фәрит кызы, Кәримова Фәнилә Васил кызы тарафыннан әдәби уку, математика, татар теле, әйләнә-тирә дөнья дәресләре, Нигмәтҗанова Энҗе Гарифҗан кызы, Галиева Гөлнара Таһир кызы тарафыннан балалар бакчасында математикадан, рәсемнән шөгыльләр тәкъдим ителде.
Шулай ук балалар көче белән татар халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен чагылдырган бик эчтәлекле чара күрсәтелде.
Семинарда катнашкан җитәкчеләр дәресләрне, шөгыльләрне, класстан тыш чараны уңай яктан бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: семинар Алан башлангыч мәктәп-балалар бакчасы