Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Алар хөрмәткә лаек

Күптән түгел кадерле һәм мөхтәрәм укытучыларыбыз үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Алар хөрмәтенә мәдәният үзәгендә зур чара оештырылды.

Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән әлеге чара аларның авыр һәм мактаулы хезмәтен бәяләп, зур рәхмәт белдерергә менә дигән мөмкинлек бирде. Иң элек мөгаллимнәрне муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов юллаган бәйрәм котлауларын да укытучылар зур алкышларга күмде. Әлеге кайнар котлауларга мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова да ихластан кушылып:
- Хезмәтегез күп сабырлык сорый. Шуңа да һәр теләгән кеше укытучы була алмый. Ул табигать бүләге, - диде.
Әлеге сүзләрне раслагандай сәхнәдә Рәсәй, Татарстан Мәгариф министрлыклары, район хакимияте тарафыннан бүләкләнүчеләр урын алды.

Нинди генә заманда яшәсәк тә укытучы иң абруйлы, иң кирәкле хезмәт иясе булып кала. Бүген укытучылар өчен мөмкинлекләр дә, ярдәмнәр дә бик күп. Бу исә киләчәккә зур өметләр уята. Төрле конкурсларга укучылар әзерләгән, үзләре дә күпсанлы бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулаган мөгаллимнәребезне тәбрикләргә сәхнәгә дәшкәч, алар хәтта бирегә сыймады. «Нинди генә эшкә тотынсак та һәрнәрсәнең башлангычы сезгә барып тоташа. Сез белем бирүче дә, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы да, әти-әни дә. Сез күптөрле һөнәрләрне үзендә туплаган олуг шәхесләр» дигән искиткеч матур сүзләр юлланды укытучыларыбыз хөрмәтенә.
Чара ахырында мөхтәрәм укытучыларыбыз Кәрим Тинчурин театры артистлары катнашында спектакльне тамаша кылды.

Рәсемдә: Кече Лызи балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Галимова (сулда) нәтиҗәле хезмәте өчен мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250