Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Алтын мәктәп»

Күптән түгел Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә А.С.Макаренко исемендәге X Халыкара конкурста Балтач гимназиясе коллективы Лауреат булып танылды һәм II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Гимназия директоры Васыйл Шакировка Макаренко медале тапшырылды. Конкурста гимназияне тәкъдир итүдә катнашкан тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Илдус кызы Юнысова белән сөйләшәбез.

Конкурста шәһәр тибындагы бистәдә урнашкан гимназия шартларында балаларның җәмгыятькә файдалы хезмәтен оештыру буенча уй-фикерләребез белән уртаклашасыбыз килде. Безнең гимназиянең 4 гектар җиренең 2 гектарын мәктәп яны тәҗрибә участогы алып тора. Балалар бу участокта яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстереп кенә калмыйлар, төрле тәҗрибәләр дә уздыралар. 3-11нче сыйныф балалары участокта җәйге практика үтәләр. Безнең төп бурыч булып югары уку йортына керүче бала гына әзерләү түгел, ә тормышка яраклы, һәр эшкә җаваплы караучы, акыллы, эшчән шәхес тәрбияләү тора. «Сорнай» җәмгыяте белән хезмәттәшлек килешүе төзеп, аларга терлек чөгендере карап үстерергә, ә алар безгә участок җирләрен эшкәртеп бирергә алындылар. Әнә шулай итеп, бакча эше белән туган авырлыкларны бер-бер артлы җиңеп бардык. 2007нче елның декабрендә уку-тәрбия эшчәнлегенә катнашы булганнар белән конференция уздырдык. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирү мәсьәләсе монда да зур хуплау тапты. 2008нче елда яшелчә җитештерү буенча бизнес-план эшләдек. Ул түбәндәге эшчәнлекләрне үз эченә алды: район үзәге халкына һәм учреждениеләренә югары сыйфатлы яшелчә тәкъдим итү, куйган хезмәттән күпләп керем алу, җитештерелгән продукция хисабына балаларны өстәмә тукландыру. балаларны фәнни-эзләнү һәм тәҗрибә эшләренә тарту, алган күнекмәләрне практикада кулланып, теоретик белемнәрне ныгыту. Район администрациясе башлыгы боерыгы нигезендә, ярдәмче хуҗалык өчен 1,5 гектар җир бүленеп бирелде. Шул җирдә без кызыл аш чөгендере үстерә башладык. Сентябрьдә дәрестән тыш вакытларда «Сорнай» җәмгыятенә бәрәңге алуда булышабыз. Берьяктан балалар хезмәт күнекмәләре алса, икенчедән аларга акча эшләү мөмкинлеге ачыла. Шуның өстенә хуҗалык җыеп алынган уңышның бер өлешен гимназиягә бирә. Хәер, без берничә хуҗалык белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Алар безнең хезмәттән һәрчак канәгать калалар. Соңгы 3 елда мәктәп яны тәҗрибә участогында күпләп суган, кәбестә, кишер үстерәбез һәм якын-тирә балалар бакчаларын, үзәк хастаханәне яшелчә белән тәэмин итеп торабыз. Быел район халкына ирекле сату оештырдык. Безнең продукциягә хәтта ерак авыллардан да сорау зур булды. Атна саен узган ярминкәләрдә бик актив катнаштык. 2010нчы елның корылыгы гына бераз комачаулады. Ә бу үз чиратында балаларда яңа идея тудырды. Яңа ысуллар табып, төрле һава шартларында яшелчә үстерү буенча унынчылар проект эшләде. Проектны Авыл хуҗалыгы министрлыгына тәкъдим итәргә уйлыйбыз. 2011нче елда кәбестәне орлыктан гына үстереп карадык. Яшерен-батырын түгел, бу эш зур хезмәт сорый. Бер үсентенең 4-5 сум торуын исәпкә алсаң, без 7-8 мең сум гына акча тоттык.
Әнә шушындый хезмәт тәрбиясе нәтиҗәсендә без Татарстан, Рәсәй Президентының миллионлы Грантларына, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Грантына лаек булдык. Рәсәйдә иң матур мәктәп булып танылдык.
Рәсемдә: Раушания Юнысова конкурс директоры А.Кушнир белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250