Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

"Алтын каләм" зур бер гаилә

Каләмнең алтынына ия булмасам да, фестиваль чын журналистика серләренә төшенергә һәм турыдан-туры "Журналистика - минекеме?" дигән сорауга җавап эзләргә ярдәм итте

Сүземне "Дүрт почмак - бер табышмак" дип башларгамы соң инде?! Бу сүзләр, билгеле, күпләргә таныш та түгелдер, әмма миңа күпне сөйли.
15 август көнне "Алтын каләм" фестиваленең бүләкләү тантанасы булып узды. Каләмнең алтынына ия булмасам да, фестиваль чын журналистика серләренә төшенергә һәм турыдан-туры "Журналистика - минекеме?" дигән сорауга җавап эзләргә ярдәм итте. Билгеле, үсәргә, яхшырырга, журналистика серләренә тагын да ныграк төшенергә теләк тә, көч тә бермә-бер артты.

Күзләрдәге йокысызлык, тәндәге арыганлык та - рәхәт мәшәкатьләр. Көнне төнгә ялгап таңга чаклы газета чыгарып утыруларны инде бүгеннән үк сагынырга өлгердем. Һәм, әлбәттә, "Шакмак"ларыма аеруча зур рәхмәт. Айназ, синдәге энергия безне генә түгел, бар җиһанны җылыта. Үзеңнең дөньяга позитив карашыңны, кешеләргә карата уңай мөнәсәбәтеңне беркайчан да югалтма. Рәсимә апа, сезнең сыман дөрес сүзле, төпле фикерле куратор эләккәненә сөенеп туя алмыйм. Сез мине журналистика серләренә төшендердегез, мәкаләләремне дөрес итеп тәнкыйтьләдегез һәм үзегез дә безнең белән бер дулкында идегез.

Фестиваль ачылышында "Алтын каләм"не зур бер гаилә белән чагыштырдылар. Аның да үз әтисе, әнисе, балалары бар... Мин дә шушы фестивальнең кечкенә генә бер баласы була алуыма чиксез бәхетле.

Гөлназ Әхмәдиева
Көшкәтбаш авылы

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев