Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Алтын каләм”нән махсус бүләк белән кайттым

Минем быел “Алтын каләм”гә икенче тапкыр баруым.

“Алтын каләм”нән махсус бүләк белән кайттым
Минем быел “Алтын каләм”гә икенче тапкыр баруым. Әлбәттә, икесе дә үзенчәлекле булды. Ләкин аларның икесен дә берләштерүче әйбер – йокысыз төннәр, үзеңнең редакциядә чыккан газета яки журналны зарыгып көтеп алу һәм зур тәҗрибәле алыштыргысыз кураторлар. Аермасына килгәндә, быел инде мин үземнең нәрсә әшләргә барганымны белеп килдем. Шуңа күрә авыр булды дип әйтә алмыйм. Беренче килүемдә мин үз фикерем белән уртаклашырга курыккан булсам, быел мин үземне “судагы балык” кебек хис иттем. Монда алган хис-кичерешләрне ак кәгазь битенә генә төшереп бетереп булмый. Мин монда күпме дуслар таптым, күпме күнекмә алдым. Дедлайнга материалны вакытында бирә алмыйм дип, күренекле кешеләрдән интервью алганда каушармын дип куркуны бернәрсә белән дә чагыштырып булмый. Бу елны фестивальда бар нәрсәмне онытып чын мәгънәсендә журналистика дөньясына чумдым дип әйтә алам. Хәтта мондагы мохит тә илһам өстәп тора шикелле иде. Шулай ук спикерларга үзеңне кызыксындырган сорауны биргәндә үзеңне чын танылган редакциядә эшләүче кебек хис итәсең, чөнки алар сине чын журналист буларак кабул итәләр. Фестивальгә килүеңне көтәсең көтәсең дә – көткән әйберең күз ачып йомганчы үтеп тә китә. Быелгысы дә искәрмә түгел. Фестиваль ахырына якынлашты, әмма мондагы тәэсирлэр, хис-кичерешләр һәрвакыт минем йөрәгемә җылы хатирәләр булып кереп калачак.

Регина Галиәхмәтова
Таузар авылы

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев