Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аңлыйбыз һәм аңлатырга тырышып яшибез (+фото)

«Сез үз эшегезнең остазы – тәрбияче, мөгаллим, белем бирүче генә түгел, ә чын артистлар да икәнсез бит!” 

Әлеге сүзләрне олылардан, әти-әниләрдән ишеткәч, бу язмамны язмый кала алмадым. Нигә артистлар булдык дисезме? 
26 нчы апрель – бөек татар шагыйребез Г.Тукайның туган көне иде, шул форсаттан файдаланып, һәм театр елы икәнен дә исәпкә алып, без 5нче номерлы “Сөенеч” балалар бакчасы коллективы тәрбиячеләре, нәниләребезне сөендерергә, шагыйребезнең якты истәлеген кабат искә алып, аның турында булган матур сүзләрне, теләкләрне, әкиятләрен күңелдә яңартырга булдык. Бистәбезнең мәдәният йортында, И.Зәйниевның “Кәҗә, сарык һәм башкалар” дип исемләнгән әкиятен сәхнәләштерергә дип уйладык. Куркып, борчылып , әмма чын күңелдән әкияти , сихри мохит тудырасы килеп башлаган идек, бик уңды эшебез. Тукаебызның әкиятләрендә чагылган тәрбияви якларын балаларга җиткердек кебек, сабыйларның күзләрендә чагыла иде бу. Балаларыбыз чын күңелдән әкияткә кереп, андагы геройлар өчен кайгырып, алар белән бергә сөйләшеп, җан атып утырганнарын күргәч без дә сөендек. Димәк, без булдырдык. Үзебезгә дә рәхәт булып калды, эшләгән эшебез уңгач, сабыйларны сөендерә алгач, күңелгә, җанга рәхәт илаһи хис кереп кунаклады.Тәрбияче, укытучы – без бит хисле затлар, хис булмаса балалар белән уртак тел табып, озак вакыт кулга кул тотынышып эшли, яши, белем илендә яна алмас идек. Әти - әниләрнең, әби- бабаларның җылы, эчкерсез сүзләренә бик куандык. Без үз эшебезнең остазы булырга да, эш дәверендә артистлар, психологлар һәм да башка бик күп төрле һөнәр ияләре булырга да тырышабыз. Ә иң мөһиме, безнең өчен ни булды дисезме, хәзерге катлаулы заманда, “Человек паук”, “Кукла Лолл” һәм башка бик күп аңга сыймаслык уенчыклар һәм мультсериаллардан кала, үзебезнең туган телдә иҗат ителгән әкиятләр балаларга иң якыны, иң аңлаешлысы, көтеп алынган татлысы, искерми торганы икәнен аңлап яшибез һәм шуны балаларга һәм әти-әниләргә дә аңлатырга тырышабыз. 


Гөлназ Шакирова,

5нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев