Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ана телебезне үстерү-уртак бурыч

Тел язмышы - милләт язмышы, телебез юкка чыга икән, милләт тә бетә.

Туган тел-ана сөте белән кергән изге тел! Җиһанда төрле-төрле үсемлекләр, терлек-җәнлекләр булган кебек, бездә төрле милләтләр, аларның гасырлардан килгән тарихы, теле, мәдәнияте, йолалары бар. Безнең татар теле дә-ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.

Тел язмышы - милләт язмышы, телебез юкка чыга икән, милләт тә бетә. 2021 нче ел, барыбызга да билгеле булганча, Туган тел елы буларак игълан ителде. Бу уңайдан күп кенә чаралар үткәрелеп килә.

Телне саклау, үстерү-һәрберебезнең-бакча, мәктәп, әти-әниләр, дәүләтнең уртак бурычы. Бары бу уртак бердәмлек булганда гына бу матур нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Бакчаның нәниләр группасына төрле үсештәге балалар килә: кайсылары эзлекле итеп сөйли, шигырьләр белә, ә кайберләре гомумән җөмлә төзеп сөйли белми, аерым сүзләр генә куллана, сөйләме аңлашсыз. Тәрбиячегә эшне менә шундый катлаулы шартларда башларга туры килә. Зур сабырлык белән нәниләрне сөйләшергә өйрәтү, сөйләм телен үстерүгә төрле алымнар аша ирешергә мөмкин. Әйтик алар әкиятләрне тыңларга ярата. Менә шул әкият, аның геройлары белән танышу сүзлек запасын баетырга, эзлекле сөйләргә ярдәм итә.

Төрле уеннар, җырлар аша да матур нәтиҗәләргә ирешеп була. Өйдә әти-әниләрнең дә бу юнәлештә эш алып барулары бик мөһим. Сер түгел, балаларыбызга матур кием, уенчыкларга акча җәлләмибез, ә инде алар өчен чыгарылган журнал-газеталар, китапларны алу, бергәләп уку никтер игътибардан читтә кала. Бу мәсьәләне без, тәрбиячеләр, еш кына әти-әниләр җыелышында да күтәреп чыгабыз.

“Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”,- ди халык. Ана теленә мәхәббәт оеткысын кече яшьтән үк салу, кулга-кул тотынып эшләү- уртак бурычыбыз!

Кариле балалар бакчасы
тәрбиячеләре:
Зәйнуллина Гөлшат.
Мулагалиева Гөлсәрия
Якупова Зәлия

Фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кариле балалар бакчасы ана теле