Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җанга рәхәт, сихәт бирә, сабыйларның котлавы (фото)

Бистәнең икенче номерлы балалар бакчасының кечкенәләр төркеме 8 март уңаеннан бәйрәм әзерләде.

Елена Петровна, Гадилә Мәхмүтовна тәрбияләгән балалар әниләренә, әбиләренә җырлар да багышлады, шигырьләр дә сөйләде. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Яраткан нянялары Гүзәл апалары Кояш булып та киенеп кергән иде, һәрчак ярдәм итәргә, бәйрәмне ямьләндерергә әзер Айсылу Вакыйфовна да бу юлы матрешка булып, баллаларны куандырды. Музыка укытучысы Дамира Дамировна белән берлектә әзерләнгән бәйрәмдә балалар әниләре белән уйнадылар, хәтта бергә-бергә биеделәр дә. Әлеге төркем шунысы белән үзенчәлекле дә, биредә тәрбиячеләр бәйрәмне тамаша кылдыру гына яклы түгел, биергә дә дәшәләр, уйнатырга да өлгерәләр. Сабыйларыбыз биргән бүләктә дә тәрбиячеләрнең йөрәк җылысы бар, рәхмәт аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250