Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Арбор мәктәбе укытучыларны очрашуга дәшә

Февраль, нигездә, мәктәпләрдә очрашулар ае буларак билгеле. Шундый очрашуларның берсе 13нче февраль көнне Арбор мәктәбендә үтәчәк. "Яшьлегем тукталышы" дигән очрашу кичәсенә Арбор мәктәбендә эшләгән укытучылар чакырыла.

- Элек-электән, үз коллективы тупланганчы, безнең мәктәптә күпсанлы егет-кызлар эшләп киткән. Алар хәзергәчә авылны, укучыларын, шау-гөр килеп эшләгән хезмәттәшләрен сагына. Шуларны истә тотып үткәрелүче әлеге очрашу кичәсе турында танышларыгызга да хәбәр итсәгез икән.

Без кайчандыр мөгаллимлек эшен Арбор мәктәбендә башлаган һәр хезмәттәшебезне 13 нче февраль көнне 13 сәгатьтә яшьлек эзләреннән кабат әйләнеп кайту өчен Арборга чакырабыз. Элемтә өчен телефоннар: 3-78-35 (мәктәп), 89178770287 (Хәмит Мөхәммәтович), 89196876646 (Руфия Бильсуровна), - дип хәбәр итә Руфия Мифтахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250