Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Арчада җиңделәр, Казанга баралар. Кемнәр? (+фото)

Конкурста катнашучылар эшчәнлекләрен презентацияләделәр, класстан тыш чара күрсәттеләр. Район конкурсында җиңүчеләр 21 февраль көнне Арчада үткәрелгән республика конкурсының зона ярышында район данын уңышлы якладылар.

Гыйнвар аенда «Ел укытучысы - 2018» конкурсы кысаларында тәрбия эшләрен оештыручыларның, ягъни сыйныф җитәкчеләре, психологлар, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагогларының район конкурслары булып үтте. Конкурста катнашучылар эшчәнлекләрен презентацияләделәр, класстан тыш чара күрсәттеләр. Район конкурсында җиңүчеләр 21 февраль көнне Арчада үткәрелгән республика конкурсының зона ярышында район данын уңышлы якладылар. Салавыч күппрофильле лицее сыйныф житәкчесе Фатыйхова Рәмзия Фәритовна III урын, Балтач гимназиясе психологы Җәләлова Әнисә Рәсимовна II урын, педагог оештыручысы Шәрипова Равилә Равилевна II урын, Балтач урта мәктәбе педагог-оештыручысы Ибрагимова Алия Разитовна I урын яуладылар.

Беренче һәм икенче урын алучылар конкурсның республика этабында катнашачаклар. Аларның уңышлы чыгыш ясауларын телибез.

Резеда Гаязова
Мәгариф идарәсе методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Ел укытучысы”