Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Артем ракета очырта

Казан шәһәрендәге "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты"нда кәгазь ракеталарны очырту буенча Татарстан чемпионаты узды. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое летчик-космонавт Георгий Гречкога багышланган бу чемпионат мәктәп укучылары арасында үткәрелде.

"Мавыктыргыч фән һәм техника йорты – Татарстанда балалар һәм зурлар өчен төзелгән беренче интерактив фәнни үзәк ул. Анда узган чемпионатның максаты – авиамодельләштерүне техник иҗат юнәлеше буларак үстерү, бу юнәлештәге берләшмәләр эшчәнлеген активлаштыру, авиатөзелешнең бер юнәлеше буларак, пилотсыз кече авиацияне пропагандалау, укучыларның техник иҗатка, инженер һөнәрләренә кызыксынуын арттыру

Чемпионатта Татарстан шәһәр-районнарыннан җыелган укучылар катнашты. Безнең районның яшь авиамодельчеләре дә уңышлы чыгыш ясады. Катнашучылар үзләре ясаган ракеталарны ераклыкка һәм төгәллеккә очыртты. Балтач урта мәктәбе укучысы Артем Федоров чемпионатның барлык номинацияләрендә дә абсолют чемпион булды һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Шулай ук Артем Йолдызлы шәһәргә юллама белән дә бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач урта мәктәбе