Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Артистлар Казаннан килделәр, дип ялгыша күрмәгез... Үзебезнекеләр!» (фото)

Бик күп көч куеп әзерләнгән матур тамаша өчен тәрбиячеләргә, балаларга зур рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә.

Беләсезме? Ә без 30 март көнне искиткеч матур концерт карадык!

Артистлар Казаннан килделәр, дип ялгыша күрмәгез... Үзебезнекеләр!

2нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз концерты иде ул. Гаилә елы кысаларында үткәрелеп, «Гаиләм — җылы учагым» дип исемләнгән иде.

Әти-әниләр дә үзләренең чыгышлары белән бер ямь өстәделәр. Ә төп артистлар чыгышыыыыы..... Исең китәрлек! Сары чебиләр биюе елмайтса, мәктәпкә әзерлек төркеме балаларының «Мир без войны» биюе елатты дисәм дә арттырмыймдыр. Башка әти-әниләр ничектер, ә без, чыгарылыш төркеме балаларының әти-әниләре һәр мизгелне, һәр чыгышны йотлыгып, дулкынланып карап утырдык.

Шулай булмый мөмкин дә түгел. Без тиздән бакча белән саубуллашачакбыз. Балачак иленнән белем иленә күчәчәкбез. Сагынасын, сагындырасын эчке сиземләвебез белдереп тора.

Бик күп көч куеп әзерләнгән матур тамаша өчен тәрбиячеләргә, балаларга зур рәхмәт сүзләрен әйтәсе килә. Безгә матур хатирәләр бүләк иткәнегез өчен, сөендергәнегез өчен афәрин дибез!

Гөлшат Сәлахова,

Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Салават күпере»