Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр

Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.

 Балалар бакчасында утренникларны аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый. Ата-аналарга аларда катнашырга рөхсәт ителә, әмма бакчага бер бала гына йөрсә, аның әтисе яки әнисе генә килергә тиеш.

Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдергәнчә, ата-аналар битлек режимын һәм социаль дистанцияне үтәргә, шулай ук термометрия узарга тиеш.

«Роспотребнадзор бер балага бер олы кешене чакырып, төркемнәр эчендә чаралар үткәрергә мөмкин дип саный. Әмма баланы озата килгән кешенең 60 яшьтән дә өлкәнрәк булмавы шарт. Алар термометрия үтәргә, кулларын антисептик белән эшкәртергә, бер кешегә туры килгән мәйдан 4 метрдан да ким булмаска тиеш, ә чарадан соң бүлмәне яхшылап җыештырырга кирәк», - дип хәбәр итте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, бакча мөдире төркемдә утренник үткәрү мөмкинлеге турында үзе карар кабул итә. Әмма моның өчен учреждениедә теләсә нинди йогышлы авыру буенча карантин кертелмәве шарт. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/society/26-02-2021/ata-analarga-balalar-bakchasynda-oeshtyrylgan-utrenniklarda-katnashyrga-r-hs-t-ittel-r-5809238

фото редакция архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев