Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Аттестатлар да электрон булырмы?

Илдә сынау проекты башлана.

Русиядә урта белем турындагы электрон аттестатларны гамәлгә кертү буенча сынау проекты узачак. Бу хакта Русия премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән оператив киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның сүзләренә караганда, сынау агымдагы ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

“Экспериментта илнең биш университеты: Бауман, Питер политехник, Мәскәү педагогия, Урал федераль университетлары, шулай ук Транспорт университеты базасында эшләүче мәктәпләр катнашачак”, — диде Мишустин.

Мәгариф турында санлы документларның бердәм реестрында төзелгән аттестатны Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша карарга була. Аңа, кәгазь документтагы кебек үк, чыгарылыш сыйныф укучысының белем алуы турында барлык мәгълүмат керәчәк. Югары уку йорты әлеге документны электрон имза белән раслаячак. Эксперимент нәтиҗәләре киләчәктә белем бирү сервисларын, шулай ук мәгариф турындагы башка документларны санлаштырганда исәпкә алыначак, бу киләчәктә аларны бөтен ил буенча мәктәп һәм вузларны тәмамлаучылар куллана алсын өчен кирәк, дип аңлата Премьер.

“Алга таба санлы формат төрле тормыш ситуацияләрендә белем алу турындагы документны куллануны шактый гадиләштерәчәк. Шунысы мөһим, аны югалтырга яки бозарга мөмкин түгел. Димәк, аны инстанцияләр буенча йөгереп тергезергә туры килмәячәк. Мондый диплом яки аттестатны эшкә урнашканда да бирергә кирәк булмаячак. Эш бирүче ресурска керү мөмкинлеген ала һәм үзенең булачак хезмәткәренең әзерлек дәрәҗәсе һәм белеме турында нәрсә кирәклеген үзе белә алачак”, — дип белдерә Мишустин.


Фото: activityedu.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова

Кызыл таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: аттестат